Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Уеннар – халыкның бай рухи хәзинәсе ул

Уеннар ерак заманнарда яшәгән бабаларыбызның дөньяга карашын, тормыш-көнкүрешен үзләренә сеңдереп, саклап килгәннәр. Шуның өчен алар этник тарихны өйрәнүдә кыйммәтле чыганак булып торалар

Башта “әби”, “бабай”, “карак” сайлана. Әби калганнарга ипи, май, кайнатма, сөт, шикәр, бал шикелле ашамлыклар исеме кушып чыга. Шуннан соң әби белән бабай “ашамлыклар”ны “чолан”га бикләп куялар (ягъни бер әйләнә эченә җыеп кертеп утырталар). Әби бабайны эшкә озата. Үзе чолан кырыенда агач белән җирне тырмап утыра башлый. Карак кеше килә.

— Әби, әби, нәрсә болгатасың?

— Арпа, көрпә.

— Арпа-көрпәң аш булсын, тамагыңа таш булсын.

“Таш булсын” дигәч, әбинең ачуы килеп каракны куып җибәрә. Карак кеше яңадан килә.

— Әби, әби! Нәрсә болгатасың?

— Арпа, көрпә.

— Арпа-көрпәң аш булсын, тамагыңа май булып ятсын! Шуннан соң карак: “Бабаең еракта чирли башлаган, суга баткан-фәлән”, — дип әбине алдарга тырыша. Әби аның сүзенә ышанып бабайны эзли китә. Ул китүгә, карак “май”ны урлый. Шул тәртиптә кабатланып уен дәвам итә. Караклар ашамлыкларны да урлап бетергәч, әби белән бабай каракның өенә барып барлык ашамлыкларын алып кайталар. Карак та алар белән килә. Ахырда бабай белән әби карак кешенең аркасына төрткәләп: “Безгә карак кирәкми, безгә карак кирәкми”, — дип куып чыгаралар. Уен шулай тәмамлана.

1983 елда Түбән Кама районының Олы Аты авылында язып алынган.

Фото: pixabay.com

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев