Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Туйда кара-каршы җыр әйтү сүзләре

Керәшен туйларында бер-берсенә теләкләрне җыру белән әйткәннәр. Кара-каршы җырлау, матур йола буларак, туйларда бүген дә күзәтелә.

Егет-кызны мактап, килдек без, 
Агыйделләрне кичеп килдек без,
Агыйделләр кичеп юлда кунып
Сеңелебезне озата килдек без.

Табакайда табак ак борчак
Түкми генә чәчми ашагыз
Безнең кызларыбыз сезгә булды
Какмый гына сукмый торыгыз.

Көмеш кенә йөзек, фирүзә каш
Уникедер аның серкәсе,
Җилләр белән яңгыр тидермәбез
Булыр нәселебез иркәсе.

Безнең әтекәйләрнең чанасы
Аның арты сары калайлы
Кыз ягыннан яучы йөртә-йөртә
Саргайттыгыз инде баланы.

Безнең әтекәйләрнең чанасы 
Аның арткынайлары алмалы
Безнең кызларыбыз матур булгач
Кызыкмаган кеше калмады.

Иртәләрдә торып сулар сиптем
Бакча эчләрендә түтәлгә
Күзләребез төште бик күпләргә
Күңелебез төшмәде бүтәнгә.


Урманнарга бардым ниләр җыйдым
Чиләк кенә чиләк гөрездә.
Берсен мактап, берсен яманламыйк
Алар икесе дә бер эздән.

Сары сандугачлар оча алмый
Канат очлары яшелгә күрә
Сезнең кызыгызны без алдык
Нәселләрегез асылга күрә.

Көмеш кенә йөзек зур булмас
Бармакларга кисәң кер кунмас
Безнең нәселебез зурлар булмас
Кая йөресәдә хур булмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев