Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Тормышны белеп язган...

Карендәшебез, күренекле журналист, шагыйрь, язучы Александр Сергеевич Филипповның иҗатын тәкъдим итәбез

Александр Сергеевич Филиппов Татарстанның Зәй районы Зичәбаш авылында туа. Ул "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" исеменә, Татарстан Республикасы Мактау грамотасына лаек булган журналист иде. 

***

Һәркемнең үз эше

Кикригенә чиртеп уятмыйлар

Әтәчне таңда.

Җаен белеп, көйләп-көйләп сайрый

Сандугач талда.

Саклый дошманыннан еланны да

Агулы теше.

Һәркемнең дә фани дөньялыкта

Үзенең эше.

Күңел

Заманалар куып йөртә

Тузганак шары сымак.

Йөрәк кенә һаман да көр,

Ә күңел...Күңел - сынык. 
 

Кемгә нәрсә кирәк?

Килбәтсезгә кирәк килбәт,

Милләтсезгә кирәк милләт.

Килбәтсезгә нигә милләт,

Милләтсезгә нигә килбәт?

Килбәт кирәк милләтлегә,

Милләт кирәк килбәтлегә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Туганнарым, РӘХМӘТләр яусын СЕЗЛӘРГӘ, шулай онытмыйча үлгәннәр рухын җылытып торуыгыз өчен - АЛЛАҺЫБЫЗ саваплары килеп ирешүен телим.