Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Төннәрем сагында син торган чагында

Карендәшләребез арасында да шигъри сүз җанын тоемлаучы, чәчкәләрдән такыя үргәндәй, сүзләрдән шигырьләр үрүче олы талант ияләре җитәрлек. Поэзия көне уңаеннан, Луиза Янсуарның яңа шигырьләре белән таныштырабыз.

Барыбер

Төннәрем сагында син торган чагында
Курыкмыйм сүзләрдән. Күзләрдән курыкмыйм.
Елмаеп дәшәрсең шикелле, чәчләрем
Тузгытып:
– Син... кыргый холыклым...

Яңагың җөйләрен... Калдырган өйләрең...
Ут-төтен эчендә нишләргә белмәвең...
Нәфрәттән үләчәк гомернең килүен...
Йөрәгем күтәргән серләрең...

Төннәрең сагында мин торган чагында
Курыкма яманнан. Ялганнан курыкма.
Без икәү сыярбыз
Бу сәер заманга,
Беркемгә буйсынмас холыкка.

Хыялым басуын... тигәнәк басуын
Елмаеп күзәтәм.
Юк чарам утарга.
Изүем ачтым да торамын. Кымшанмый
Үтәли тишәсе укларга.

Никадәр матурлык калачак... изелеп,
Исемсез каберләр – тезелеп...
Мин соңгы сулышта пышылдап китәрмен:
– Барыбер... яраттым... өзелеп...
Барыбер...

***

Без кояш артыннан атлыйбыз
Җәйләрдән – көзләргә, кышларга,
Ияреп китәсе кошларга,
Ияреп кайтасы кошларга.

Һәм кибә күлмәкләр шыгырдап,
Яңгырлар астында, карларда, –
Без, йокы барлыгын онытып,
Тамырдан ымсынган чакларда.

Кипкәндә какланып җилләрдә,
Көлгәндә коенып нурларга:
Ярату оп-олы булганга,
Ярату җип-җиңел булганга.

Мин бүтән берни дә юрамыйм.
Мин бүтән сорамыйм берни дә.
Бу Җиһан һәр көнне үлә дә,
Һәр көнне яңадан терелә.

Һәм сулый җилләре сулкылдап,
Һәм кояш сыена аркага, –
Без, яшәү барлыгын хәтерләп,
Туфракка тезләнгән чакларда:
Ант биреп йөрәкне сакларга.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев