Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Түгәрәк уен көе

Кәвәл авылында Наилә Әлмиева язып алган

Күк, тәй, күлмәгемне күлгә салдым,

Күгәрмәс үк...

Күгәрмәс үк борын, ал, җаный. (2)

Минем гыйшыкларым сиңа тештей,

Саргаймас ук...

Саргаймас ук борын, ал, җаный. (2)

 

Җырлашып, тый, җырлап без карыек,

Килешер ләр...

Килешер ләр микән көебез. (2)

Килешер ләр булса, ла, ай, көебез,

Җалан шулай...

Җалан шулай бергә җерербез. (2)

 

Пәке, лә, ди, пычак мин җасаттым,

Мәчит манар...

Мәчит манарасын сырнаргай. (2)

Сезнең өчен, әле, мин ыризай

Асыл, ла, җыр...

Асыл, ла, җырларын җырларгай. (2)

 

Алмай агач белән балан агач

Җәй уртасый...

Җәй уртасын чәчәк атмый дыр. (2)

Уйныек, кызлар, без келәйек,

Узган гүмер...

Узган гүмер кире кайтмый дыр. (2)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев