Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Түгәрәк уен

"Түгәрәк уен" нәрсә ул? Кайчан үткәрелә? Хәзер авылларда бу йола сакланганмы?

Җәй көне, инде язгы кыр эшләре тәмамланып, җәйгә күчкән бер мәлдә, әле печәнгә, уракка төшәргә вакыт килеп җитмәгән чагында, авыл кызлары һәм егетләре бергәләшеп тә, төркем-төркем булып та, төрле түгәрәк уеннар оештыра. Шуннан авылның ничек яшәвен аңлыйсың инде. Уен бер генә урында узса, димәк, бу авыл тату яши. Уеннар төрле урыннарда булса, димәк ки, теге яки бу оч яки урам яшьләре бәхәстә тора. Түгәрәк уен авыл яшьләрен һәм кызларын берләштерүче, дуслаштыручы чара булып тора.

Керәшен авылларында мондый уеннар, гадәттә, шәһит киткән туганнарны искә ала торган Симек бәйрәменнән башлана һәм Питрауга кадәр дәвам итә. Кызлар, әлбәттә, бу кичке уеннарга үзләренең иң яхшы киемнәрен киеп, тәңкә-хәситәләрен тагып чыга. Егетләр дә кызлар алдында сынатмаска - фырт киенергә тырыша. Крестьян тормышы шактый авыр булса да, елга буйлары яшьләрнең түгәрәк уеннарыннан, үзәк өзгеч озын җырлардан, күңелләрне җилкендереп типтереп биюләрдән шау-гөр килеп торган. Бу уеннар таң сызылып атканчыга кадәр дәвам иткән.

Җыр запасы саегып киткәндә, берәрсе шунда ук үз сүзләренә яңа такмак башлап җибәрә.

Җырларның һәркайсы ике вариантта - кыска һәм озын итеп башкарылырга мөмкин. Урамнан барганда, башкаларны уенга чакыру рәвешендә, кыска көйгә салып җырлана. Ә инде түгәрәккә кергәч, салмак адым көенә, озын итеп башкарыла. Уенда никах яшенә җитмәгән яшь кызлар да катнаша. Уенның башлап җырлаучысы була. Түгәрәккә үсмерләргә дә керергә ярый. Әмма алар җырда катнашмый. Уенның иң кызган вакыты Тройсын һәм Питрау көннәрендә була. Питраудан соң, барлык кошлар сайраудан туктаган кебек, мондый уеннар да оештырылмый.

Александр Филиппов, “Керәшен сүзе” гәҗитеннән”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев