Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Сүзле уеннар тырыш, җитез, сабыр да булырга өйрәтә

Керәшеннәр яшәгән авылларда язып алынган сүзле уеннар.

Убыр әби

Уенчылар саны: 5тән күбрәк.

Физик активлык: түбән.

Уйнау тәртибе:

Балалар арасыннан “убыр әби” һәм “ана” билгеләнә. Убыр әби берәр агач яки каралты-кура арасына кача. Ана балаларын бер урынга җыеп, алар тирәсендә әйләнеп “тимер киртә” үрә:

Без бик ераклардан килдек,

Туган илебез Минзәлә.

Тимер киртә киртәлием,

Убыр әби кермәскә.

Өч мәртәбә әйләнеп чыккач, бер баласын каравылчы итеп куя да, убыр әбине кертмәскә кушып, эшкә китә.

Бераздан качып торган урыныннан чыгып, өйгә убыр әби килә. Ул әниләренең тавышы белән:

– Кызым, мин кайттым ач әле, – ди. Каравылчы бала ишекне ачуы була, әби бер баланы эләктереп үз өенә алып китә. Шул рәвешле ул балаларның барысын да үз өенә ташып бетерә.

Әниләре эштән кайта. Өйдә балалары булмагач, җылый-җылый эзли башлый. Таба алмагач, убыр әби өе янына килә. Әби ана килгәнен күреп, балаларны “пич башына” яшереп куя.

Ана әйтә:

– Минем балаларым монда юкмы?

– Юк, балакаем, монда беркем дә юк.

Ана балаларының исеме белән атап тагын да эзли башлый. Шул вакыт балалар әниләренең тавышын ишетеп:

– Әни, без монда, безне убыр әби урлап, пич башына яшереп куйды, – дип елашалар.

Ана убыр өенә кермәкче була, әби аны төртеп җибәрә.

– Якын барасы булма минем пич башына! Бар өеңә кайт, балаларыңа ашарга пешер, пешкәч тә чакырырсың, кайтырлар, – ди әби.

Ана өенә кайтып ашарга пешерә, табын әзерли. Шул вакыт убыр әби төрле сүзләр сөйләп балаларын куркыта башлый. Балалар елаша башлыйлар.

Бу тавышка ана килеп җитә дә:

– Алырмын, алырмын, атар кош! – ди. Әби:

– Бирмәм, бирмәм, битәр кош,– дип җавап бирә. Ике арада көрәш башлана. Шул вакыт: “Әни, без монда!” – дип, балалар яшерелгән урыннан йөгерешеп чыгалар. Убыр әбине җиңеп,  шатланышып өйләренә кайтып китәләр.

 

Сукыр тәкә

Бу уен өйдә уйнала. Балаларның берсе уен башланыр алдыннан уң бармагының берсенә корым сөртә һәм иптәшләренә үз теләге буенча бер бармагын тотарга куша. Тоталар. Кем корымлы бармакны тота, шуны “сукыр тәкә” итеп күзен яулык белән бәйлиләр. Балалар качалар. “Сукыр тәкә” аларны тотарга тырыша. Иптәшләре “тәкә”не төрлечә үртиләр, я аркасына сугып китәләр, я төрле җәнлекләр тавышы чыгаралар, үртәвечләр әйтәләр.

“Сукыр тәкә йөгерә,

Күрми ул бернәрсә дә.

Йөгермичә нишләсен,

Тота алмый берсен дә”, – дип такмаклыйлар.

Яисә алдына килеп:

“Пеште-пеште, авызың пеште”,

“Бизмән, дуңгыз синең җизнәң”,

“Чуен, бүген синең туең”,

“Дилбегә, ничә сәгать йөргәнеңне билгелә”,

кебек сүзләр белән үчеклиләр. Ул тоткан яисә кушылмаган урынга таба качкан кешене “сукыр тәкә” итеп, уен яңадан башлана.

 

Чәч табу

Уенчылар саны: 3-4

Уйнау урыны: ишегалды

Физик активлык: түбән

 

Уйнау тәртибе:

Бу уенны бары бер генә кеше белүе шарт. Балалар түгәрәккә тезелеп утыралар. Белгән кеше табакка чиста су сала да уртага китереп куя. Һәрбер балага бер бөртек чәчләрен суга салырга куша. Алып баручы чәчләр салынган суга иелеп караган булып такмаклый:

 

Балалар,

Карагыз әле суга.

Алтын балыклар кебек,

Чәчләр нишлиләр суда?

Барысы да иелеп суга карыйлар. Алып баручы шул вакыт уч төбе белән суга китереп суга. Барысына да су чәчелә.

1959 елда Әлмәт районының Илтән-Бута авылында язып алынган.(Балалар фольклоры, 175 бит).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев