Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

«Суы сарыксын, үзе калыксын»: Бала коендырганда әйтелә торган матур теләкләр

Әлмәт районының Илтән-Бота авылында Дарья Соловьевадан язып алынган юаткычлар белән танышыгыз.

Баланы туган көннән үк суга ияләндерергә кирәк. Су аны тынычландыра, чыныктыра.  Электән калган шундый йола бар: бәби мунчасына су кертү савап була. Элегрәк, һәр йортта мунча булмаган вакытларда, бәби мунчасын ягу да саваплы эш булып саналган. Баланы юындырганда изге теләкләр әйтелгән.

Таштай таза булсын,

Судай сылу булсын,

Киртәдәй озын булсын,

Кибәндәй юан булсын,

Аналы-аталы булсын,

Алтын канатлы булсын,

Ипиле-тозлы булсын,

Талигалы, тәүфыйкьлы булсын,

Яшьләрне күрсә, “дәдәй” дә “түти” дисен,

Картларны күрсә, “Әби” дә”бабай” дисен,

Бәхетле булсын, тәмле телле булсын.

***

Суы сарыксын, үзе калыксын.

Зур булсын, бай булсын,

 Сау булсын,таза, көр булсын,

Мал таба торган булсын.

***

Суы сарыксын,

 Үзе калыксын,

 Ятып йокласын,

Торып уйнасын,

Елап тормасын,

 Елак булмасын.

Балалар фольклоры китабыннан алынды (1959 ел).

Фотода: Җөри авылы кешләре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев