Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Солдат озату такмаклары

Солдатка озатканда һәр як дус-ишләре белән озату мәҗлесе уздыра, җырулар җырлый.

1. Солдат итеп алсалар да
Будырма билләреңне,
Кара чәчәң агарсада
Онытма илләреңне.

2. Җаланнардан чыгып җитә
Пешә казак ашлары,
Очып кошлар җитмәс җиргә
Җитә казак ашлары.

3. Солдат мескен поста тора,
Тар шинелен җабынып,
А-я-гүрә төшләр күрә
Туган илен сагынып.

4. Без казакный озатабыз
Агым суга җиткәнчей,
Агым сулар ага тора
Без айрылып киткәнчей.

5. Казарма биек булса да,
Кошлар оя ясамый,
Ал булса да, гөл булса да,
Туган җиргә ошамый.

6.Ай, бу Париж урамнары
Сибәлей бураннары.
Телеграмм сугарыем
Җук бит телефоннары.

7. Солдат итеп алсалар да
Будырма билләреңне,
Кара чәчәң агарсада
Онытма илләреңне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев