Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

"Слёзы ангела" торты

Лаеш районы Ташкирмән авылыннан Анастасия Киселёва бик матур тортлар пешерә. Һөнәре буенча шәфкать туташы булса да, пешеренү аның өчен - хобби, иң яраткан, кадерле эше

Камыр: 1 ст. он , 1ч. кашыгы разрыхлитель, 80 гр. атланмай катнаштырып болгатырга. 2 аш кашыгы шикәр , 1 йомырканы болгатып күпертергә (взбить) һәм барысын да катыштырып эйбәт итеп камыр басырга. Холодильникка 30 минутка алыр куярга. Шул арада эчлек әзерлибез: 

500 гр. эремчек, 0.5 стакан шикәр, 3 йомырка сарысы, 1 аш кашыгы манка ярмасы, 100 гр. каймак, 5гр ванилинны блендер белән болгатабыз.

Камырны формага салып, кырыйларын күтәртеп табага җәябез. Өстен эчлеген салып, духовкага 180° 30-35 минутка куябыз. Шул арада суфле ясыйбыз:

3 йомырка агы, 3-4 аш кашыгы шикәр пудрасын салып, миксер белэн болгатабыз. Күбек миксерда тыгыз итеп торырга тиеш.

 Духовкадан пешеп чыккан тортның камырын алгач, шуның өстенә суфлены җәябез һәм духовкага 10-15 минутка тыгабыз. Духовкадан алгач, 1 сәгать тотарга кирәк. Бу вакыт эчендә тамчы-тамчы булып, торт өстенә сироп җыелачак. 

Чәйләрегез тәмле булсын, карендәшләр! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев