Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Шигъри тәлгәшләр

Карендәшләребезнең шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Тормыш юлы үткәндә

Мең-мең рәхмәтле сезгә, әнкәйләр,

Якты тормыш бүләк иткәнсез.

Хәвеф-хәтәрләрдән, чит-ятлардан

Саклап-яклап, безне йөрткәнсез.

 

Мең-мең рәхмәтле сезгә, әнкәйләр,

Безгә мәрхәмәтле булгансыз.

Һәрчак изгелекләр генә теләп,

Олы юлга озатып калгансыз.

 

Мең-мең рәхмәтле сезгә, әнкәйләр,

“Балам” дип, ярдәмгә килгәнсез.

Гомер юлын ялгышмый үтәрлек,

Төпле киңәшегез биргәнсез.

 

Онытылмас сезнең яхшылыклар,

Күпме генә гомер итсәк тә.

Тормыш юлларын йөгереп үтеп,

Гомер көзләренә җитсәк тә.

Елизавета Цыганова.

Чистай шәһәре.

 

Бәхет җыры

Төннәр якты булыр идеме соң,

Йолдызы һәм ае булмаса.

Көннәр дә төнгә охшар иде,

Күктә кояш көлеп тормаса.

 

Агачларда бөре уянырмы,

Яз җилләре сыйпап исмәсә.

Басу-кырлар ямьгә төренерме,

Игеннәре шаулап үсмәсә.

 

Диңгезләрнең көче күренерме

Дулкыннарын ярга ишмәсә.

Сизәрсеңме табигатьнең ямен,

Күңел күзең күрә белмәсә.

 

Нык булырмы кыя, әгәр ташкын

Ярларга кагылып узмаса.

Мин бәхетне нидә татыр идем,

Улым белән кызым тумаса...

Лиза Федорова.

Кукмара районының Үрәсбаш авылы.

 

Урман кызы

Беренче кат урманда күрдем сине,

Урман кызы булып кердең күңелгә.

Ак күлмәгең, ефәк ак яулыгың

Бик килешә иде алсу йөзеңә.

 

Гүя сылу каен кызы идең син,

Сихерләдең минем күңелне.

Каен җиләкләре – чиләгеңдә,

Җиләкләрдәй матур үзең дә.

 

Такыялар иде чәчләреңдә,

Алсу гөлләр – синең кулыңда.

Шат елмаеп, чыктың да юлыма,

Онтылмаска калдың күңелдә.

 

И, Кабаным, Кабаным

И, Кабаным, Кабаным,

Син – минем туган авылым.

Киң, матур урамнарың,

Бормалы елгаларың.

 

Тәмле чишмә суларың,

Текә, биек тауларың,

Игенле басуларың,

Куедыр урманнарың.

 

Җиләкле болыннарың,

Ягымлы кешеләрең.

Яу кырында ятып калган

Япь-яшь батыр улларың.

 

Авылда яшәп ятучы

Намуслы кешеләрең,

“Кабаным”, дип ашкына

Читтәге кыз-улларың.

Анна Пасмурова-Шәрәфетдинова.

Яр Чаллы шәһәре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев