Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Шаярып-көлеп алыйк!

Мәзәкләр, гадәттә, бәйрәмнәрдә, ял вакытларында җыелган кешеләрне бер көлдереп алу, аларның күңелен ачу максатында сөйләнәләр

Автомәктәптә имтихан бара:

 – Двигатель ничек эшли?

 – Үз сүзләрем белән мөмкинме?

 – Әлбәттә!

 – Вжжжж! Вжжжж! Вжжжж!

***

Төнлә ир кеше ниндидер тавыштан уянып китә. Күзен ачса, берәү шкаф тартмаларын актарып маташа.

—Әй, син, нәрсә эзлисең анда?

—Акча!

Ир кеше аркасы белән үк борылып ята.

 – Тапсаң, уятырсың!

 

***

 

—Әнием, мин тыныч кына утырсам, син бер теләгемне үтим дидең.

—Әйткән идем шул. Я, нинди теләгең бар?

—Кычкырыйм әле?

***

Ит сата торган кибеткә ашыгып бер хатын-кыз килеп керә.

—Сездә тавык бармы?

Сатучы суыткычта калган бердәнбер тавыкны чыгарып үлчәүгә куя. Үлчәү төгәл бер килоны күрсәтә.

—Ә зуррак юкмы?

Сатучы тавыкны кире куя да, яңадан шуны ук алып сала һәм үлчәүгә бармагы белән баса. Үлчәү кило ярымны күрсәтә.

—Шәп! Миңа икесен дә бирегез!

 

***

Әби белән бабай радио сатып алганнар да розеткага тыкканнар. Кинәт төтенли башлаган бу. Әби:

—Нигә сөйләми?

—Күрмисеңмени, карчык, тәмәке көйрәтәләр бит әле. Тартып бетергәч, сөйләрләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев