Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Шагыйрь Павел Апушевның тормыш юлы һәм иҗаты

Язучы, шагыйрь, укытучы карендәшебез Павел Апушев Питрәч районыннан

Питрәч ягы талантларга бик бай. Монда танылган язучылар, күренекле шагыйрьләр, атказанган артистлар, композиторлар туып- үскән. Алар үзләренең иҗатлары белән татар сәнгать дөньясын баеталар һәм туган ягыбыз данын еракларга тараталар. Гомумән, һәр төбәкнең горурланыр шәхесләре бар. Ә Питрәч җиренең горурлыгы, — һичшиксез, язучы, шагыйрь, мөгаллим Павел Апушев. Язучы Мансур Вәлиев сүзләре белән әйтсәк: “Павел Михайлович калын томлы китаплар язмаса да, ул безнең укучыларга лирик шигырьләре белән якын.”

Павел Апушев 1938 нче елның 18 июлендә, җәй уртасының иң матур чәчәкле, җиләкле аенда, Әлбәден авылында колхозчы гаиләсендә туа. Гаиләдә 4 бала үсеп килә, ә Павел 5 нче бала булып дөньяга килә. Гаилә, булганына риза булып, тату гына яшәп ятканда Бөек Ватан сугышы башлана. Павелга 3 яшь вакытта әтисе Бөек Ватан сугышына китә һәм 1942 нче елда Ленинград блокадасында һәлак була. Бер ана кулында өелешеп 5 бала кала. Балалар тырыш, тату булып үсәләр. Һәрберсе белемгә омтыла. Өлкән апалары һәм абыйсы халык авыз иҗаты белән кызыксыналар, кечкенә Павелга әкиятләр, шигырьләр өйрәтәләр. Бу Павелны мәкаләләр, шигырьләр язарга этәрә. Соңыннан, шагыйрь булып җитешкәч, апасы турында ул нинди матур сүзләр язып калдыра:

…Шигъри җанлы булдың бит син,
Шигырьләр язмасаң да,
Назны юмарт бирде җаның,
Назлана алмасаң да.
”Үзе бер җыр”(Апама) 

Павел, үз авылларында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Шәле урта мәктәбендә белем алуын дәвам итә. Монда укыганда аның әдәбиятка булган мәхәббәте тагын да көчәя. Павелны мәктәп стена газетасына редактор итеп сайлап куялар, мәктәп тормышы турындагы беренче мәкаләләрен дә ул шунда бастыра һәм үзенең беренче язмаларын Питрәчтә “Сталин юлыннан” дигән исем белән чыга башлаган район газетасына юллый. Дөрес, беренче коймак төерле булганмы, әллә нинде тәҗрибә җитмәгәнме, тәүге язмалар газета битләрендә урын алмый. Шигъри җанлы, үз-үзенә ышанучан, тырыш Павелны бу куркытмый. 8 нче сыйныфта укыганда, 1954 нче елда, аның беренче мәкаләсе газетада басылып чыга. Ул үзе бу турында менә ничек итеп искә төшерә : “Китап – безнең иң якын дустыбыз” дигән мәкаләм шушы газета битендә дөнья күрде. Атна-ун көннән соң мәктәп тулай торагына минем исемгә редакциядән хат килеп төште. “Павел энекәш! Сезнең мәкаләләрегез эчтәлекле һәм җиңел укылышлы. Безгә киләчәктә дә язып торыгыз. А.Евстигнев”,- диелгән иде анда.” [1] Язып тору гынамы соң, бу хатны алганнан соң канатланып, яңа мәкаләләр, шигырьләр яза башлый ул. Иңнәренә канат куйган, күңелендә якты өмет утлары кабызган хатның авторы белән район газетасы редакциясендә бергә эшләячәген күз алдына да китерә алмый әле ул . Ә хәзергә урта белем аласы, мәктәпне тәмамлыйсы, әнисенә булышасы бар. Павел мәктәпне тәмамлауга колхозга эшкә чыга. 6 ел буе колхозда төрле эшләрдә эшли ул. Тик белемгә сусаган күңеле аны Казан дәүләт педагогия институтына алып килә. Павел институтның татар теле һәм әдәбиятын бүлеген читтән торып тәмамлый. Укырга кергән елны ук үз авылларындагы мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен алып бара башлый. Шулай итеп, гомер буе аны тормыш юлында озатып барасы ике һөнәргә нигез салына: Павел балаларга татар теле һәм әдәбияты серләрен өйрәтә һәм үзе дә өйрәнә — шигырьләр, хикәяләр язуын дәвам итә. Инде аның әсәрләре белән райондашлары гына түгел, республика матбугатында чыккан язмалары аша республика халкы да таныша башлый. 1968 нче елда “Казан утлары” журналы аның шигырьләрен бастырып чыгара һәм алар әдәбият белгечләре һәм тәнкыйтьчеләр игътибарын җәлеп итә. Апушевның иҗатына тәнкыйтьче, язучы Мансур Вәлиев зур бәя бирә.

Еллар үтә. Шигырь артыннан шигырь дөнья күрә. Һәм менә беренче җыентык – яшь шагыйрьнең иҗат җимешләре тупланган беренче китап укучыга барып ирешә. Шушы елларда ул Иске Йорт аксакалы- язучы Сафа Сабиров белән элемтәдә тора. 1971 нче елда бастырылган беренче “Сукмагым” китабын дөньяга чыгаруда Сафа абыйның ярдәме зур була. Китапка кереш сүзне бик матур итеп шагыйрь Гәрәй Рәхим яза. Бу беренче уңыш Павелны тагын да югарырак үрләр яуларга этәрә. Китаптагы шигырьләр шулкадәр җылылык, тирән хис белән язылган ки, бер укый башласаң, ахырына җитми туктап булмый. ”Маяклар” шигыре нәкъ шундыйлардан, шигъри юлларда тирән фикер һәм яшәү фәлсәфәсе:

Буран күмә бөтен басуларны,

Чыга алмыйм кайтыр юлыма.
Кадап куйган чыршы ботаклары
Кагылдылар шулчак кулыма.
Арган күкрәк иркен сулыш алды,
Сыйпап барам карлы ылысны.
Юл табышкан салкын ылысларда
Кеше кулларының җылысы! [5]

Нечкә күңелле лирик буларак шагыйрь мәхәббәт темасын да читләтеп үтә алмый. Лирик геройларның хисләре саф, тирән һәм алар тугрылык белән сугарылган:

…Бик күпләрне сөяр кебек идем,
Ә соңыннан шуңа сөендем:
Ярый әле тик берәүне сөеп ,
Тик берәүдән генә сөелдем
“Ярый әле”. [2]

 

Шагыйрь фикеренчә, мәхәббәт күңел-җанны җәрәхәтләргә дә сәләтле ул:

Йөрәкләргә мәхәббәт-
Гомер буе җәрәхәт,
Нигә шушы җәрәхәт
Бирә икән мең рәхәт.
“Мәхәббәт”. [2]

Мөгаллимлек эше белән бергә Павел, яңа әсәрләр язып, үз укучыларын сөендерүен дәвам итә. Шигърияткә мәхәббәт аны редакциягә китерә. 1969-1970 нче елларда ул редакциянең тәрҗемә буенча редактор урынбасары булып эшли. Бу елда Павел яшь авторлар белән эшли, аларга әдәбиятка юл ача. Павел күп еллар буе “Питрәч таңңары” әдәби берләшмәсен җитәкли. Берләшмә 1958 нче елда ук оеша. Бу елны Питрәчтә ике редакция эшли башлый. Газеталар “Җиңү байрагы”һәм “Знамя победы ”дип атала.Татарча чыга башлаган газетаның редакторлары, даими хезмәткәрләре булып эшләгән Марат Мөлекөв, Мәхмүт Хәсәнов, Касыйм Фәсәхов, Рахмай Хисмәтуллин, Абдулла Сәләхетдинов, Флорид Әгъзәмов, Гурий Тавлин кебек язучылар, шагыйрьләр, журналистлар зур иҗат мәктәбе үтәләр. Шушы чорда әдәби берләшмә оештырылуы әдәбият дөньясына аяк баскан яшь каләм осталарына искиткеч зур таяныч була. Ләкин дөньяләр үзгәрә, татарча чыга торган газета башта ике биткә калдырыла, аннан соң бөтенләй ябыла. Билгеле, озакламый газета тагын татар телендә чыга башлый, ләкин кайчандыр мөстәкыйль булган газета русчадан тәрҗемә рәвешендә генә дөнья күрә башлый.

Павел бу вакытта инде, Керәшен Сәрдәсе кызы Анастасия Сергеевнага өйләнеп, үз тормышын корып җибәрә. Бер- бер артлы кызлары Анна белән Ольга туа. Озакламый, гаиләгә шатлык өстәп, уллары Михаил дөньяга килә. Тормыш иптәше Анастасия дә аңа терәк, ышанычлы дус та була. Ул бик озак еллар Әлбәден авылында китапханәче булып эшли.

Апушевның иҗаты күпкырлы: балалар һәм өлкәннәр өчен шигырь-поэмалар, чәчмә әсәрләр иҗат итә ул. Балалар өчен язылган шигырьләре гүзәл балачакның самими мизгелләрен үзенә сеңдергән. Укытучы һөнәре дә аның иҗатында чагылыш таба. 37 ел буе туган авылында татар теле һәм әдәбиятыннан балаларга армый-талмый белем бирә, әле соңыннан, үз авылларында мәктәп ябылгач, Екатериновка авылында да рус балаларына татар телен өйрәтә ул. Күп шигырьләрен мөгаллим Павел Михайлович укучыларына багышлый. “Акбур” шигырен генә укып карыйк:

Кара такта уртасына
Хәреф тезә акбур, акташ.
Шуннан безгә дәшә гүя
Бөек Тукай белән Такташ.[2]

Балалар белән һәрдаим аралашып яшәгәнгәдер булса кирәк, әдипнең иҗатында нәни дусларына багышлап язылган шигырьләр күп урын алган. Ул шигъри юлларда- самими балачакның гүзәллеге, аның кабатланмас мизгелләре: ”Тыңлаусыз чүкеч,” “Кибеттә”, “”Ике песи баласы”.

Нечкә күңел бернигә дә битараф түгел. Аның игътибарыннан ямьле Мишә дә, туган як табигате дә читтә калмый. Ул үзенең уй – кичерешләрен дә, борчу –шатлыкларын да укучысына табигать аша җиткерә:

Мишә аша чыктым киңлеккә,
Күтәрелдем шуннан биеккә.
Әнкәм кабере Мишә буенда,
Әткәй йоклый сугыш кырында.
Күмелгән ул Нева ярында
Колачымны җәйсәм җитәр күк.
Тыңласам мин Мишә агышын
Ишетәм күк Нева тавышын.
Исе китмәс, бәлки, исәрнең,
Мин яратам дисәм Мишәне. “Яратам Мишәне” [2]

Билгеле, Павел Апушев үзенең иң матур шигырьләрен әтисе, әнисе истәлегенә, туганнарына багышлап яза. Аның шигырьләрендә төп темаларның берсе – Ана темасы. Чын йөрәктән чыккан лирик шигырьләрен ул әнисенә багышлый. ”Әнисе кебек якын,” ”Миләш” шигырьләре әнә шундыйлардан. 1969 нчы елда язган “Кызыл миләш” лирик поэмасын сөекле әнисенә багышлап яза. Бу әсәрне дулкынланмыйча уку мөмкин түгел. Автор өчен ачы миләш иң тәмле, татлы җиләкнең берсе, чөнки ул әнисе төсе, әнисе истәлеге.

Башка җимешләрне әйтә алмыйм,
Син, әнием, миләш сөя идең.
Урманнарда ботак җыйган чакта
Алъяпкычың чишеп бирә идең …
”Миләш”  [2]

1998 нче елда аның “Мишә буйлап Иделгә ” дигән шигырьләр һәм чәчмә әсәрләр тупланган икенче китабы дөнья күрә. Гомер тиз ага, беренче китабыннан соң 27 ел вакыт үтеп тә киткән. Аның бу китабын район мәдәният йортында тәкъдир итү шигърият бәйрәменә әйләнә. Анда танылган язучылар, матбугат хезмәткәрләре чакырыла. Павел Апушев бу китабында Бөек җиңүгә зур өлеш керткән якташыбыз- Советлар Союзы Герое, Пётр Михайлович Гаврилов турында яза. Петр Гаврилов турында матбугатта аз язылмаган, ләкин аның балалык, яшьлек еллары турында Павел Апушевтан да остарак язучы юктыр, чөнки ул Герой йөргән сукмакларны таптаган, Герой иңләгән Мишәдә су коенып үскән. Бары да аңа якын, бары да күңел түрендә. Бу әсәр керәшеннәрнең яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен оста сурәтләве белән дә кыйммәтле, анда шулай ук шушы халыкның сөйләм үзенчәлеге дә чагылыш тапкан.

Улы Михаил белән бергә иҗат иткән 2000 нче елда чыккан “Питрәч – безнең туган җир” китабы, районыбыз елъязмасы булып, туган төбәк тарихына керде. Анда районның танылган кешеләре – терлекчеләр, игенчеләр, кыскасы, җир кешеләре мактала. Бу китапны питрәчлеләр яратып кабул итә.

Павел Апушевның шигырьләре күп кенә композиторларны көй иҗат итәргә илһамландыра. Ленино – Кокушкино авылының үзешчән композиторы Марсель Миңнуллин әдипнең “Әлбәден”, “Питрәч –безнең туган җир” исемле шигырьләрен моңлы җырга әйләндерә. “Питрәч безнең туган җир ” җыры районыбыз гимнына әверелде дисәк тә ялгыш булмас. Ә Наҗия Якубова авторның “Ике көянтә” шигырен көйгә сала.

Соңгы көннәрендә Павел Апушев район үзәгендә яши. 2009 нчы елның 23 декабрендә якты дөньядан китеп барды. Шагыйрьләрнең язмышлары үзгә – безнең арабыздан китсәләр дә, онытылмас истәлек булып тарихта аларның шигъри юллары кала, еллар үткән саен алар безгә якынрак һәм кыйммәтлерәк. Павел Апушев иҗаты да нәкъ менә шундый язмышка ия. Еллар үтә тора, ә ул шигырьләр укыган саен безгә моңа кадәр күрелмәгән гүзәллеген ачалар.

Кулланылган әдәбият
1.Апушев П.М./ Мишә буйлап –Иделгә. Казан: “Ватан” китап нәшрияты,1997.-146 бит.
2.Апушев П.М., Апушев М.П./ Питрәч- безнең туган җир. Казан: “Матбугат йорты” нәшрияты, 2000.-224 бит.
3.Максимов Н.В. / Без бер тамырдан.Казан: ”Мәгариф” нәшрияты,2002.-15,16,107-110,115-125 битләр.
4.Хафизов К./ Туган ягым – якты таңым. Питрәч: “Алга” газетасы.1998. -5 декабрь саны.
5. Янсуар Луиза/ “Киләчәккә язган хатлар”. 2013.
6.”Алга” газетасы, 2004 нче ел, 4 нче февраль

 

Миннегөл Имам кызы Александрова, Питрәч муниципаль районы Питрәч муниципаль белем бирү учреждениесе “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче беренче номерлы Питрәч урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

beznenmiras.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев