Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Самара өлкәсенең Клявлино районындагы Керәшен Урдалысы җыры

Мин сезгә үзем бәләкәй чактан бик истә калган керәшен җыруының сүзләрен җибәрәм.

Куйбышыв (Самара) өлкәсе, Клявлино районындагы Керәшен Урдалысы җыры бу. Көе Георгий Ибушев җырлаганча җырлана.

Урдалы көе.
1. Урдалы тауларына менсәм, байтак юл алырыем.
    Эй,канатым, байтак юл алырыем ла.
    Әле дә, туганарым, сез бар, юкса югалырыем.
2. Алай димәгәнием, болай димәгәнием,
    Эй, канатым, болай димәгәнием. 
    Чәчкә кебек яшь гомерләр узар димәгәнием.
3. Ак булсак ярар иде лә, сак булсак ярар иде,
    Эй, канатым, сак булсак ярар иде лә.
    Я бәхетсез, я гомерсез булмасак ярар иде.
4. Җир җиләге пешкән диеп, җиргә ятып ашама,
    Эй, канатым, җиргә ятып ашама ла.
    Кеше яры яхшы диеп, үз ярыны ташлама ла.

Любовь Игнатьева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев