Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Рәхмәт Сезгә, чып-чын Кеше Сез!

Тиздән яңа уку елына аяк басабыз. Шул уңайдан, сезгә Иван Алексеевның мәктәп турындагы шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Беренче укытучыма

Рәхмәт Сезгә, укытучым,
Рухыбызга иман салдыгыз.
Барыбызны тигез, якын күреп,
Балагыздай каршы алдыгыз.

Иксез-чиксез гыйлем дөньясында
Көч бирдегез армый йөзәргә.
Елмаерга хәтта өйрәттегез,
Заман җилләренә түзәргә.

Һәр уңышка безнең сөендегез,
Баштан сыйпап сөеп киттегез.
Авыр чакта ярдәм күрсәтеп,
Безне чын бәхетле иттегез.

Сезнең кебек олы җанлы кеше
Сирәк туадыр ул дөньяга.
Җан җылыгыз юмарт өләштегез,
Тигез бүлеп һәрбер балага.

Өйрәндек без Сездән күп нәрсәгә,
Тормышны да хәзер аңлыйбыз.
Баш иябез бүген Сезнең алда,
Укытучым, дип Сезне атыйбыз.

Укытучым! Әл дә кояш кебек
Яктыртасыз күңел түрләрен.
Булдыра алсам, Сезгә бирер идем
Җир шарының барлык гөлләрен.

Кайгыртып гел кеше кайгыларын
Безнең янәшәдә яшисез.
Ходай Сезгә озын гомер бирсен,
Рәхмәт Сезгә, чып-чын Кеше Сез!

Мәктәбем-белем йортыбыз

И, мәктәбем, белем йортыбыз -
Киләчәккә юллар яручы.
Алга карап, горур барыр өчен,
Иңнәремә канат куючы.

Синдә минем тәүге хыялларым
Бөреләнеп чәчәк аттылар.
Укытучыларым белем йортының
Ишекләрен миңа ачтылар.

Тырыш укытучыларыма ияреп
Белем дәрьясында кайнадым.
Мин үз итеп сине, мәктәбем,
Икенче өем дип санадым.

Синнән киткән тормыш баскычымның
Читтә үттем тәүге басмасын.
Гел, мәктәбем, сиңа талпындым,
Үз күрмәде күңел башкасын.

Ничә еллар өемнән читтә йөреп,
Сагыну хисе белән яшәдем.
Күңелемне, якты йолдыз булып,
Чакырып торды үзенә мәктәбем.

Мин яңадан кайттым мәктәбемә
Аклар өчен изге уемны.
Укытучы эшенә тотынгач та
Иң бәхетле сиздем үземне.

Мең рәхмәт сиңа, белем йортым,
Бурычлымын синең алдыңда.
Тырышып эшләп, изге гамәл кылып
Кайтаралсам иде барысын да.

Иван Алексеев«Мин - табигать баласы» китабыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев