Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Рәмзия Ильина: «Бер мизгел җитә»

Рәмзия Ильина табигатьнең матурлыгын, күкләрнең зәңгәрлеген, кояш батышын, кояш чыгышын күзәтергә ярата һәм моны шигъри юлларга сала.

Бер мизгел җитә

Чыннан да, бер мизгел дә җитә
Табигатьнең серен аңларга.
Тургай моңын ишетәсең килсә,
Уйсу җиргә кил син таңнарда.
Сулыйм дисәң, хуш исле һавасы,
Җил тараткан чәчәк исеннән.
Их! Узасы иде яланаяк,
Кичә чапкан печән өстеннән.
Чыннан да, бер күз ату җитә,
Канат тояр өчен иңнәрдә.
Каңгылдашып киткән кошлар җыры
Ишетелә зәңгәр күкләрдә.
Кояш нуры иркәли күзләрне,
Каршы йөгерәм искән җилләргә.
Их! Очарга киек каз юлыннан,
Хыялда гына биек үрләргә.
Чыннан да, аяк басу җитә
Җир өстенә, назын тоярга.
Арыш шавын тыңлыйм әле дисәң,
Кояш белән чык син кырларга.
Иген өсләрендә тибрәнәләр,
Кыштырдашып, озын дулкыннар.
Их! Кайда бар бездәгедәй матур,
Баш әйләнгеч зәңгәрсу һавалар!

Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев