Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Раиса Герасимова: «Ерак калды, әниле вакытлар, кире кайтып булмый үткәнгә»

Раиса Герасимова Кукмара районының Танькино авылында, биш балалы гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килгән.

Бүгенге көндә шул ук районның Кызыл Тау авылында гөмер итә.

"Өч балабыз, алты оныгыбыз бар. Биш ел элек, пенсиягә чыккач, шигырьләр яза башладым .Шигырьләремне "Көзләрәмә кереп барышым"дигән исем астында китап итеп бастырдык. Быел, "Җырсыз ,моңсыз яшәп булмый, олыгайган көннәрдә дә" дигән фестивальдә катнашып, лауреат булдым. Шигырьләрем белән концертларда, төрле бәйгеләрдә катнашам”, – дип сөйләде ул.

Әниемне бүген төштә күрдем.

Әниемне бүген, төштә күрдем,
Ак яулыгын чөеп бәйләгән,
Коймак пешереп йөри, мич каршында,
Күрәм, табыны да көйләнгән.

Әкрен генә килеп кердем дә мин,
Басып торам, ишек төбендә,
Ярый әле әни кайткан икән,
Дигән уйлар килде күңелгә

-"Утыр әйдә кызым, чәйләр эчик",-
Диде әни, миңа елмаеп,
Ә мин һаман, бер сүз эндәшмичә,
Басып торам, никтер моңаеп.

Ничек инде димен, әни кайткан,
Ничек инде, коймак пешерә,
Ул юк бит инде, юк, күптән китте,
Бу төш кенә бит, бары төш кенә.

Шундый уйлар белән уянып киттем,
Караңгылык баскан бүлмәне,
Эх, әни пешергән кайнар коймакларны,
Авыз итеп карап булмады.

Әй орыштым инде, үз- үземне,,әй әрләдем,
Ник соң инде, түргә үтмәскә,
Әниемне.тизрәк кочып алып,
Чәчләреннән сыйпап, үпмәскә.

Юк шул инде, бу мөмкин хәл түгәл,
Бик күп еллар, әни киткәнгә,
Ерак калды, әниле вакытлар,
Кире кайтып булмый үткәнгә.

Уяндым да, тирән уйга чумдым,
Эреп юкка чыкты әнием,
Күз алдымнан тезелешеп үтте,
Туганнарым, балачак өем.

Иртүк торып, битөм кулым югач
Изеп куйдым ,тизрәк камырны,
Коймак пешерөп, барысын искә алдым,
Әти- әниемне, якыннарымны.

Бик тә сабыр, тырыш булдың әни,
Нурлар балкый иде күзеңдә,
Күпме генә хәсрәт кичерсәң дә,
Чыгармадың аны, йөзеңә.

Эчтән генә җырлап йөрер идең,
Ул тавышың, әйтерсең лә, чишмә агышы,
Эчең тулы сагыш булгангадыр,
Бик тә моңлы иде тавышың.

Җиңелләрдән булмады шул әни,
Авыр булды тормыш юлларың,
Гөмер буе, күтәрәм күтәреп,
Сызладылар аяк- кулларың.

Әти белән бергә, тигез гөмер итеп,
Олыгаеп китеп бардыгыз,
Теге дөньяда да сез бергәдер,
Янәшә бит хәзер, каберегез.

Яткан урыннарың ,йомшак булсын әни,
Оҗмаһларда булсын урының,
Бәхиллекләр теләп ят син безгә,
Тыныч йокла, нәнәй- әнием!!!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев