Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Раиса Герасимова: «Аңламассың табигатьне»

Кукмара районының Кызыл тау авылында яшәүче карендәшебез Раиса Герасимованың шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Раиса Герасимова иң актив, талантлы язылучыларыбызның берсе. Авылларындагы "Тиңдәшләр" ансамбленең солисты да ул.  Аның иҗат чишмәсе саекмасын иде, укучыларыбызны үзенең мәгънәле шигырьләре белән сөендереп торсын.

Сары төсне, сагыш төсе
Сары төсне, сагыш төсе диләр,
Кайгы төсе диләр, караны,
Ә бәхет соң, нинди төстә була,
Бәхетнең соң, үз төсе бармы?
Бәхет төсе, бәлки зәңгәрдер ул,
Зәңгәр була, яшьлек таңында,
Хыялланып, зәңгәр күкне кочып,
Күбәләктәй очкан чагында.
Бәлки бәхет, ак төстә буладыр,
Ап- ак кебек була, тагында,
Ак күлмәкләр киеп, бәхет юрап,
Парлап, тормыш көткән чагында.
Бәхет төсе, яшел була бит ул,
Дигән булыйк, бераз үзгәртеп,
Ә чынлыкта, яшел, яшьлек төсе,
Ә яшьлек ул, үзе чын бәхет.
Олыгайгач, бәхет, кызыл була,
Кызылырак була, тагын да,
Пешкән җиләк кебек, оныкларың,
Йөгерешеп йөрсә , яныңда.
Һәм, бәхетнең төсе, алсудыр ул,
Алсу төсне, үзең яратсаң,
Борчу- мәшәкатькә бирешмичә,
Алсу күзлек аша карасаң.
Бәхет бит ул дуслар, я бар, я юк,
Юрамыйк, аның төсен,
Бу дөньяга, һәркем туа,
Бәхетле булыр өчен.

Аңламассың табигатьне
Аңламассың табигатьне,
Үзенчә эщли, һәркайчан,
Һәрвакытта аның, үз законы,
Безнең теләк аңа, *ни почём*.
Җәй буена, яңгыр көттек,
Күккә карар, тилмереп,
Ә көз җиткәч, яңгыр койды,
Көне- - төне, илереп.
Кыш башыннан ук суытты,
Кар яуды, бик күп итеп,
Салкыннан качып утырдык,
Көн җылытканны көтеп.
Аннан, кинәттән җылытты,
Аяк астын җебетте,
Түбәләрдән тамчы тамып,
Бик күп карны эретте
Менә хәзер, ничә көннәр,
Кар бураны котыра,
Бөтен жиргә, йоп — йомышак,
Ап — ак карын тутыра
Ә без һаман зарланабыз,
Матурлыкны күрмибез,
Табигатьнең, безнеҗ өчен,
Тырышканын белмибез.
Эссе булса, эссе дибез,
Суытса да ошамый
Буран чыкск, авызыбыз,
Зарланудан бушамый.
Ә, табигать, ни теләсә,
Барына да ирешә,
Карага чумган дөньяны,
Агартырга тырыша.
Ул, һаман да, үз эшендә,
Кызганмый бөтен көчен,
Хәзердән үк тырыша ул,
Иген уңышы өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев