Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Песиле тал ботагы (хикәя)

Карендәшебез, язучы Александр Филипповның хикәясен тәкъдим итәбез.

Зичә инеше тау итәге буйлап боргалана-сыргалана ага. Аның өсте әле хәзергә калын боз һәм кар белән капланган. Ә инеш ярларында нинди генә агачлар үсми! Апрель урталары җиттеме, таллар көмеш «чәчәк» ата. Бу вакытта малай-шалайны инеш буена табигатьнең әнә шул гүзәллеге тартып төшерә дә инде. Шундый матур көнне Сандыр белән Мандыр да өйдә утыра алмый. Алар, икесенә бер чәнәшкә тартып, инеш буена тау шуарга төшеп китте. Аяк астына карасаң, ап-ак кар, җем-җем итеп, күз явын ала. Күзеңә кадәр төшкән бүрегеңне күтәребрәк куйсаң, каршыңда гүзәл бер дөнья ачыла. Күп белүче Сандыр, энесе алдында ачыш ясагандай, әйтеп сала:

– Кояш шулай үстергән ул бәрмәнчекләрне...
– Ә син аны кай-йан беләсең?
– Үзем беләм! – дип мактана Сандыр, тамак кырган рәвешен китереп.
– Дәдәй, нигә бүтән агачларның да шундый песиләре юк соң?
– Бәрмәнчек талда гына була ул...

Әле бер, әле икенче агач янында туктый-туктый, калын олтан салынган киез итекләре манма су булганчы, шактый озак йөрделәр алар. Уч тутырып, бәрмәнчекле ботаклар җыйдылар. Әниләре, әй, мактар инде үзләрен. Бүген бәрмәнчек атнасы башлана, дигән иде бит.

Кинәт салкын булып китте. Агалы-энеле ике дус, тал песиләре белән мавыгып, көн кичкә авышкач, җиз табакка әйләнгән кояшның Татый түтиләрнең җиргә иңгән мунчасы артына төшеп яшеренгәнен сизми дә калды. Сандыр белән Мандыр, артларыннан аю кугандай, йөгерә-йөгерә, өйләренә кайтып китте.

– Дәдәй, дәдәй, карале! – дип шаран ярды Мандыр. – Өй кыегына нәрсәләр элеп куйганнар?

Алар чыгып киткәндә, тып-тып тамып калган тамчылар, яңадан әйләнеп кайтканда, боз сөңгеләренә әверелеп өлгергәннәр иде. Бер тамчы су, сөңге очыннан аерылып, Мандырның кипкән иреннәрен чылатты.

Рәхәт, кызык булып китте аңа. Менә ничек була икән ул бәрмәнчек атнасы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев