Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Павел Апушев: Питрәч безнең туган җир

Питрәч ягыннан чыккан шагыйрьләребез шигырьләрен искә төшереп узыйк.

Павел Апушев шигырьләре

Питрәч

Исегездән һич тә чыкмас

Питрәчне бер күрсәгез.

Сихерләнеп калырсыз ла

Ул төбәккә килсәгез.

 

Питрәч – безнең туган җир,

Ямь, гүзәллек кунган җир.

Өйләренең тәрәзләре

Таңга карый торган җир.

 

Бакчасында алма пешә,

Бодай уңа кырларда.

Игенчеләр илһам бирә

Тургайларга җырларга.

 

Сәфәр китсә дә яшьләре

Җилдән җитез атларда.

Канатланып кайтып җитә,

Үзебезнең якларга.

 

Питрәч – безнең туган җир,

Бөркет оя корган җир.

Гавриловтай курку белмәс

Каһарманнар торган җир.

 

Оста куллар белән кагылсаң

Туган якларыма аяк бассам,

Күңелләрдә моңнар ага гел,

Һәр үләне, агачлары көйли,

Серен генә аның таба бел.

 

Каен туздан телгән тар тасмадан

Дымлы ирен сихри моң таба.

Әрәмәдә курай сузса берәү,

Дөнья үзе гүя таң кала.

 

Туган җирем, бар да аңлар мине,

Синең туфрагыңа табынсам.

Һәр тарафың әзер җыр сузарга

Оста куллар белән кагылсаң.

 

Николай Максимов шигыре

***

Очып үтте кошлар җылы якка,

Канат җилпеп, йортлар өстеннән.

Алар үткән чакта елап калдым

Тартынмыйча бүген һичкемнән.

 

Кошлар, кошлар, сезнең пар канатлар

Таладыр ла каршы җилләрдән.

Кошкайларым, нигә китәсез соң

Аерылып туган җирләрдән?

 

Карап калдым шулай артларыннан.

Күзләремә яшьләр тыгылган.

Кошлар сүзен җилләр алып килде:

“Теләп түгел, елап китәбез без,

Туган җирдә яшәп кем туйган?”

 

Луиза Шарова шигыре

Китә калсам

Китә калсам,

Туган якларыма

Җылы туфрак дәшеп кайтара.

Ниндидер моң

Күңел кылын чиертә,

Таныш бер моң җанда чайпала.

...Ялан тәпи

Баскан эзләр калган

Изге туфрак дәшеп кайтара.

 

Керәшен Сәрдәсе (Җыр)

(А. И. Фёдоров сүзләре, А. С. Баширов көе)

Биек-биек тауларың юк,

Юк тирән сулы елгаң.

Тик шулай да бу дөньяда

Иң гүзәл урын сыман.

 

Күңелдә туган авылым

Әй, Керәшен Сәрдәсе.

Кичләр җиткәч, чибәр кызлар

Ябып куя пәрдәсен.

 

Усалы бар, юашы бар

Тагын әлләкемнәре.

Тик шулай да иң әйбәте

Авылым кешеләре.

 

Күңелдә туган авылым

Әй, Керәшен Сәрдәсе.

Таңнар аткач яшь киленнәр

Ачып куя пәрдәсен.

 

Җәйге кичтә кош сайравы

Күмә басу-кырларны.

Тик шулай да әсир итә

Авылымның җырлары.

 

Күңелдә туган авылым

Әй, Керәшен Сәрдәсе.

Кичләр җиткәч, чибәр кызлар

Ябып куя пәрдәсен.

 

Күңелдә туган авылым

Әй, Керәшен Сәрдәсе.

Таңнар аткач яшь киленнәр

Ачып куя пәрдәсен.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев