Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Павел Апушев иҗаты

Питрәч ягы талантларга бик бай.

Монда танылган язучылар, күренекле шагыйрьләр, атказанган артистлар, композиторлар туып- үскән.

Павел Апушев 1938 нче елның 18 июлендә, җәй уртасының иң матур чәчәкле, җиләкле аенда, Әлбәден авылында колхозчы гаиләсендә туа.

 

Яшьлеккә күпер

Төшләреңә кереп йөдәтсә дә,

Сагындырып сабый чакларың;

Туктатып та, борып кирегә дә

Булмый икән гомер атларын.

 

Үткәннәргә бары хатирәләр,

Холкың аша була кайтырга:

Бер мәтәлчек җирдә атынырга,

Яшь чирәмгә сузылып ятарга.

 

Була хәтта “куыш-куыш” уйнап,

Йөгерергә яланаяклап.

Агымнарга чуерташ ыргытып,

Дулкын йөгертергә балдаклап.

 

Көзге талдан кәрзин үреп була,

Тик әнкәйгә түгел, кызыма.

Шулар аша гына яшьлегеңә

Кайта торган күпер сузыла.

 

Тальян моңы

Җәй көннәре ачсам тәрәзәмне,

Гашыйк булып айлы төннәргә.

Су буеннан искән җилләр белән

Тальян моңы керә өйләргә.

Тукта, бу көй безнең өебездә

Тәүге тапкыр кайчан чыңлады?

Яу кырына әткәй киткән көнне

Күрше Ләкси дәдәй уйнады.

Әткәй китте шуннан, без калдык,

Безнең белән калды моң гына.

Һаман көтәм, киткән юлы буйлап

Кире кайтыр төсле тоела.

Җавап булып ләкин уйларына,

Һәр көз сары яфрак коела.

Җәй көннәре ачсам тәрәзәмне,

Гашыйк булып нурлы төннәргә,

Тальян моңы керә өйләргә.

Кушылып җырлый төсле әткәй дә

Яшьләр сузган дәртле көйләргә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев