Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Патша кызын терелтер өчен, хәерчене алтынга батырырга риза булган

Сезнең игътибарга язылып бетмәгән әкият, сез ничек дәвам итәр идегез, уйлап карагыз әле!

Элекке заманда бер бик данлыклы патша торган, аның бердәнбер кызы булган, ул аны бик яраткан. Менә кинәт патша кызы бик каты чирләгән. Патша бөтен патшалыгындагы имчеләрне җыйган, кызын терелтүчегә күп акча бирәчәген әйткән. Тик беркем дә терелтә алмаган. Менә әллә каян килеп, бер карт патшага әйткән:кызыңны үлемнән коткарасың килсә, үз патшалыгыңда иң бәхетле кешене эзләргә куш. Ул кеше тормышына зарланмый, нәрсә бар, шуның белән тук булып, башканы теләми торган булсын. Шул кешенең күлмәген салдырып алып, кызыңа кигерт, шулай иткәч, ул терелер, дигән. Патша җибәргән кешеләр бөтен калаларны, авылларны йөреп бетереп, патшалыкта бәхетле кеше тапмаганнар. Берәү акчасы әзгә зарланган, берәү бай булса да, тагын да байрак буласы килгән, берәүнең үз яры яхшы булса, күршеләрнеке начар булган, берәү эш эзләгән, берәү тик ятуны теләгән. Патша кайгыга баткан, өметен өзеп, кызы белән бәхилләшә башлаган икән. Кинәт: бәхетле кешене таптык, дип кычкырган тавыш ишетелгән.

Инде патша кызы үлемнән котылыр дип, бөтен йортта сөенешеп, куаныша башлаганнар. Барысының да бәхетле кешене күрәсе килгән. Кая ул? Кем Ул? Аны кайдан тапканнар? Дип сораштыра башлаганнар. Бу бәхетле кеше эленке-салынкы кием кигән хәерче булып чыга. Хәерче булса да, ул бәхетле булган шул. Аны күргәч, патша әйткән: теләсәң нәрсә сора, мин сине алтынга батырам, тик миңа күлмәгеңне генә бир. Бәхетле хәерче әйткән: минем күлмәгем дә юк бит, дигән. Патша әйткән: ничек алай күлмәгең булмасын, ертылып беткәне булса да бардыр, бир әле, мин сиңа акча бирәм дигән. Хәерче:юк шул, элгрәк бар иде, ул күптән тузып бетте, мин аны ташладым, дигән...

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев