Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Палый түти сөйләгән могҗизалы хәлләр

Василий Игнатьевның “Тормыш баскычлары буйлап” китабыннан алынган язмалар

Палый түти сөйләгән могҗизалы хәлләр

Кара эт

Кич белән ашап-эчеп йокларга әзерләнә идек. Шул вакыт морҗа артыннан әкрен генә бер кара эт килеп чыкты. Озынча гәүдәле, кыска кәкре аяклы, койрыгы тәгәрмәч кебек бөкләнгән. Без барыбыз да телсез калдык һәм дәшми-тынмый гына этне күзәтәбез. Ул әкрен генә килде дә, алгы аякларын сәке кырыена куеп, башын салды. Үзенең койрыгы гел селкенеп тора,бер тавыш та чыгармый. Хәйран вакыт узды. Эт әкрен генә аякларын сәкедән төшерде дә, салмак кына атлап, яңадан чыккан җиренә, мич артына кереп югалды. Без бик озак сөйләшә алмый утырдык. Иртән әби барыбызга да: “Ул эт безнең йорт иясе иде. Әле ярый берегез дә бер сүз дә әйтмәде, ә ул безне ярата икән, койрыгын ничек болгаганын күрдегезме?” – диде. Без аңа барыбыз да ышандык.

Сиртмә

Безнең өйдә матчага беркеткән бала бишеге аса торган тимер сиртмә бар иде.

Ничектер төнлә мин, нигәдер, сискәнеп уянып киттем һәм сиртмәгә игътибар иттем. Ул әкрен генә бала бишеге тирбәткәндәй селкенә иде. Мин бераз шикләндем, әмма беркемне дә уятмадым, юрганны битемә кадәр тартып ябынып яңадан йокыга киткәнмен. Иртән бу турыда сөйләгәч, әбием: “Өй иясе булган инде ул, кызым, курыкмагыз, начарлык эшләми ул. Андый вакытта дәшәргә ярамый, иман укырга, тәңредән үзеңне саклауны сорарга кирәк”, – диде.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев