Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Олы көн – дини бәйрәмнәрнең иң зурысы

Ул Иисус Христосның яңадан терелү, җиргә яңадан килү бәйрәме буларак уздырыла

“Олы көн” бәйрәмендә иртә белән балаларны да сәгать 4-5тә уяталар. Алар күкәй җыярга чыгып китә. Өйдән чыкканда, әби-бабайлар “урсата”ңа, “урсана”ңа керерсең, “шул түти, теге дәдәйләреңә керерсең” дип, туганнарына керергә кирәклеген әйтәләр. Һәрбер йола, нигезендә тәрбия ята. Бу балалар нәсел-нәсәбен белеп үссен, туганлык хисләре нык булсын өчен шулай эшләнә.

Бу көн турында бик күп шигырьләр, җырлар бар. Шуларның берсен сезгә тәкъдим итәбез.

 

Олы көн!

Бу көн безгә нурлы көн,

Җанда шатлык тулы көн.

Бәйрәм көн бу – Олы көн.

Христос терелеп торган!

 

Әби-бабам белгән көн,

Борынгыдан килгән көн,

Җиргә иман иңгән көн.

Христос терелеп торган!

 

Көне дә кояшлырак,

Аш-су бүген затлырак.

Йөзләр бүген яктырак,

Христос терелеп торган!

 

Бу көн – безнең көткән көн,

Безне бердәм иткән көн,

Халкым келәү иткән көн.

Христос терелеп торган!

 

Сөенчегә балалар,

Манган күкәй алалар -

Изге хәбәр салалар:

“Христос терелеп торган!”

 

Белмәгәннәр белсеннәр,

Ишетмәгән – ишетсен,

Бәйрәм бүген, Олы көн!

Бу изге көн – безнең көн -

Христос терелеп торган!

Никифор ТУКМАЧЕВ

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев