Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Очраша икән ул көткәннәр...

Мин аны күптәннән беләм, очрашканда исәнләшеп, хәл белешеп йөри идек...

Кинәт кенә ул яшәреп китте, кызларча очынып кына йөри. Сәбәбе дә юк түгел икән, берсендә янымда тукталды да, үзенең мәхәббәт тулы бәхетле язмышы турында сөйли башлады. Дөньяларымны онытып, рәхәтләнеп тыңладым. Ул сөйләгәннәрне, Гөлия апаның үзе исеменнән, сезгә дә җиткерим әле.

– Унынчы классны тәмамлагач, үземә ошаган һөнәрне алу өчен, Түбән Кама шәһәренә юл тоттым. Документларымны тапшырып берничә көн үткәч, барып, бернинди әзерлексез, имтиханнарны “яхшы” билгеләренә биреп, студент булып киттем. Кеше гомеренең иң кызыклы чоры булган студент елларын кем генә сагынып искә алмый икән?! Тормышның беренче сабаклары, һөнәри белемгә өйрәнү, һичшиксез, шулчаклар белән бәйле. Һәркем өчен үзеңне эзләү, табу, җитди эшләр чоры да әле ул. Күңелгә бары шатлыклы, рәхәт вакытлар искә төшә. Группада староста идем. Укыганда төрле чараларда катнашып, вакытны тагын да файдалырак үткәрергә тырыштык. Чаялык, сөйкемлелек һәм әрсезлек тә җитәрлек иде үземдә...

Бу көн иң истә калган көннәрнең берседер. Безне, индустриаль техникумда укучыларны, Салих Сәйдәшев исемендәге музыка училищесы студентлары белән очрашуга чакырдылар. Тулай торактагы бүлмәдәш кызлар белән иң матур күлмәкләрне кидек, чәчләрне бөдрәләтеп, күзләрне буяп җибәрдек тә, киттек очрашуга. Музыка белгече буласы яшьтәшләр безгә концерт әзерләгәннәр. Беренче күмәк җырларын башкарганда ук, күземә озын буйлы, зәңгәр күзле егет чалынды. Ничектер күңелне җәлеп итте ул үзенә. “Бу егет белән биемичә кайтсам, исемем Гөлия булмасын”, дип уйлап куйдым эчемнән генә. Ул җырга оста булса, мин биюдә калыша торган түгел. “Хәзер сезнең өчен Алексей Павлов җырлый” дигән сүзләрне ишетеп, йокыдан уянып киткәндәй булдым. Алексей дигәннәре шушы минем күз төшкән егет булып куймасынмы?! Ә нигә Алексей? Димәк, рус, яки башка милләт кешеседер...

Карлыгандай кара, ай, күзләрең,

Бөрлегәндәй йөзләрең.

Шикәрләрдән тәмле, ай, балдан татлы

Сөям дигән сүзләрең.

Менә сиңа мә... Нинди шәп җырлый ул! Рус телендә дә түгел, юкса!

Концерт номерлары тәмамлангач, студентлар арасында танышу, сөйләшүләр башланды. Егетнең Түбән Камадан икәнлеген белдем. Мин үзем дә шәһәр кызы – безнең Әлмәтебез дә бик матур, күпмилләтле, зур кала дип мактанып та алдым. Кичә бию, көлү-шаяру белән дәвам итте. Мин теләгән парлы биюне игълан итү дә озак көттермәде. “Оялышып тормагыз, чакырыгыз бер-берегезне”, – диде  алып баручы егет. Нинди уңайсызланып тору, ди ул?! Киттем туп-туры Алексей янына! Чакыруыма каршы килмәде, матур итеп вальс биедек, таныштык, рус дип уйлаганым керәшен егете булып чыкты. Биюдә дә сынатмады. Тик, кайтканда, озатмады гына мине. Алай гына да түгел, башка бер кызны култыклап китте. Ярый, нишләп була, миңа дигәне булмагандыр, табылыр дип юаттым үземне.

Бер атна вакыт үткәндер, китапханәдә утырам. Каршыма килеп басмасынмы, диңгездәй зәңгәр күзләрен миңа төбәп: “Сәлам, чибәркәй, укыйсынмы?”, – диде. Теге көнне очрашудан култыклап киткән кызның үзенең бертуган сеңлесе Зоя икәнлеген әйтте.

Аралаша башладык. Шуннан китте безнең очрашулар, гашыйк булулар. Дүрт ел буена бер көн дә күрешми калмадык, укуыбызны да онытмадык, тәртипсезләнеп тә йөрмәдек, көннән-көн арабыз якыная, мәхәббәтебез арта барды. Мин урта махсус белем турында диплом алып, югары уку йортына да кердем. Укулар башлангач ук, Алексейны армиягә алдылар. Киткәнче, әти-әни белән таныштырыру өчен, Әлмәткә алып кайттым. Үзен бик ошатсалар да, керәшен егете булуын кабул итмәделәр. Икебез ике диндә булу сәбәпле, гаилә кору мөмкин түгеллеге хакында озаклап “нотация” укыдылар. Бигрәк тә әти, мулла малае буларак, безнең араларны өзүне таләп итте. Шулай да, хәрби хезмәткә озатып калдым мин аны. Елап-елап язышкан хатларны да егерме еллап сандыкта сакладым...

Әти-әни, туганнарым, барыбер, үз дигәннәренә ирештеләр, сөйгәнем армиядән кайтканчы ук, күрше егете белән кавыштырып куйдылар. Моны Алексейның бик авыр кичергәнен кешедән генә ишеттем. Ирем татар булса да, минем өчен җанын бирергә әзер торса да, яратмадым. Ике ел яшәгәч, аерылдым һәм үзем генә яши башладым. Әлмәттә заводта баш хисапчы булып эшләдем. Акчам, әрсезлегем, дусларым да җитәрлек иде. Хезмәттәшләрем арасында Түбән Камадан булган керәшен хатыны Фая белән аралашып киттек. “Тап әле, Алексей Павловны, белеш һәм очраштыр безне”, – дидем. Ике көннән, җилтерәтеп, Түбән Камага алып китте бит Фая мине! Очраштык без ике гашыйк җан, кош тоткандай, талпынып кочаклаштык, ут ялкынлап киттемени! Тик, соңлаганмын... “Алексей, нишләвең бу?” дип артта ишетелгән хатын-кыз тавышы барысын да бер минутта сүндерде, сүрелдерде. Ул минем белән күрешергә үзенең хатыны белән килгән. Бәби көтәләр икән. Коры гына сөйләштек тә, һәрберебез үз юлы белән китеп бардык. Озакламый мин дә үз кешемне очраттым. Николай рус милләтеннән иде. “Каршы төшсәгез дә, бу юлы сезнең сүзне тыңламыйм”, – дидем әти-әнигә. Матур гына яшәп киттек, өч бала үстердек. Гомер буе керәшен җырларын тыңлап, керәшеннәр өчен җан атып яшәсәм дә, Алексей белән очрашмадык, хәтта бу хакта уйламадым да.

Язмыш дигәнең сынауларсыз булмый. Егерме җиде ел бергә яшәгәч, ирем үлеп китте. Балаларым Казаннан квартира алып бирделәр. Картлык көнемдә яшәргә анда күчтем. Биш ел Казан кешесе булып гомер иттем. Элекке дусларым, хезмәттәшләрем белән аралашып яшим. Бер көнне Түбән Кама кызы Фая шалтырата: “Алексей да ялгызы калган икән бит. Балалары читтә, Себердә яши, хатыны ике ел элек онкология белән авырып, чын дөньяга күчкән. Хатынына чиста һава кирәк булгач, авылга яшәргә күчкәннәр. Маллар тота, бакчасы бар”. Йөрәкне нәрсәдер тырнап куйды. Алтмышны узган иргә читендер, ялгызлык кемгә җиңел?! Алексейның телефон номерын табып, беренче мәхәббәтемне тагын бер мәртәбә (соңгысы була күрсен) үземнеке итү адымын ясадым. Сөйләштек. Икенче көнне үк килде ул Казанга. Баштарак бераз читсенеп, кыенсынып торсак та, олы яшьтә булуга карамастан, әле генә гашыйк булган яшь парлар кебек, ачылып, яңадан кабынып киттек.

Гүр ияләре булган парларыбызның урыннары оҗмахта булсын, рәнҗемәсеннәр. Без бик бәхетле бүгенге көндә. Кара-каршы утырып чәй эчәр, серләреңне сөйләр кешеңнең беренче яраткан ярың булуы мең бәхет икән!

Гөлия апа белән саубуллашып, өйгә кердем, радио кабыздым. Бүлмәгә сагышлы да, якты да моң таралды. Ул җыр, әйтерсең Гөлия апа белән Алексей дәдәйнең язмышын сөйли иде:

Син бик төрле, язмыш, син бик серле, язмыш,

Синдә минем керсез үткәннәр.

Олы хисләр сүнми, онытуны белми,

Бер очраша икән ул көткәннәр...

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев