Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Нионела Прокопьева «Акыллы бабай җыры»н башкара - видео

Теләче районының Иске Карабаян авылында Нионела Прокопьева белән таныштык. Матур тавышлы, оптимист керәшен әбисе күңелебезне яулап алды.

Аның өенең түр почмакларында – тәре аллары, стеналарында – матур картиналары, балаларының, оныкларының, әти-әниләренең, авыл кешеләренең фотосурәтләре эленгән. Күпләп гөлләр үстерә. Өенең бер почмагын самавырлар коллекциясе бизәп тора. Аяк астында, мыр-мыр килеп, бөтерелеп йөрүче мәчесенә кадәр бар. Җылылык, яктылык бөркелеп торган чын авыл өе.

Ачык күңелле, оптимист Нионелла түти күңелебезне яулап алды. Без, журналистларны авыл коймагы белән дә сыйлады, кайнатмаларыннан да авыз иттерде. Шул арада үзе матур иттереп җыру да сузды:

“Безнең илләребез лә, ай, илкәвек,

Асыл кошның сез баласы.

Ай, безнең җөргән җирләр лә, ай, гөркәвек.

Бездән дә лә гумерләр, узып бара, җакшатаның сез баласы,

Ай, кыйблалардан искәндей, ай, җилкәвек...”.

 Бу җыруны Нионела әби Иске Карабаян авылында яшәгән Акыллы бабайдан өйрәнеп калган.

Нионела Прокопьева Теләче районының Петровский авылында туган. 1962 елда Иске Карабаян авылының Купи Павелына кияүгә чыккан. 46 ел лесник булып эшләгән ире Павел белән алар дүрт бала үстергәннәр. Кияүгә чыкканчы фермада дуңгыз караган Нионела Колбагышта төрле эшкә йөргән. “Авылда эшләгән җирләрем күп булды, тегермәне дә, фермасы да калмады. Хәзер генә бернәрсә дә юк”, – диде ул.

1962 елда төшерелгән фото

Павел белән алар 60 елга якын бәхетле, парлы тормыш кичергәннәр. Ире берничә ел элек үлеп киткән. Хәзер шушы матур өйдә Нионела әби ялгызы гына яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев