Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Нина Вараксина: “Бөтерелеп очкан сары яфрак шаян җилләр белән серләшә”

Чыгышы белән Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылыннан булган Нина Вараксина хәзерге вакытта Казанда яши.

Ул урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан педагогика колледжында укый, читтән торып университетның татар филология факультетын тәмамлый. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Аның 80 гә якын үзе иҗат иткән шигырьләре бар. Педагог буларак, бик сәләтле, балалар яратучы, сабыр, максатчан кеше. Аның шигырьләре белән газета укучыларыбызны да таныштырып торабыз.

Алтын көз

Һәр тарафым - тоташ сары төстә,

Җиргә сары келәм җәелгән.

Көяз агачлар да бүген гүя

Алтын нурлар белән бизәлгән.

Әкрен генә атлыйм сукмаклардан

Җанга таныш моңнар агыла.

Гүзәллек, ямь өстәп табигатькә

Көзләр килгән туган ягыма.

Бакчаларда татлы җиләк-җимеш

Кешеләргә шатлык өләшә.

Бөтерелеп очкан сары яфрак

Шаян җилләр белән серләшә.

Саубуллашу җырын көли-көйли

Күкне иңләп оча торналар.

Саубуллашып туган якларыннан

Җылы якларга юл тоталар.

Көз - тылсымчы, сихри нуры белән

Алтын төскә күмгән дөньяны.

Хәйләкәр дә, тырыш, юмарт та ул,

Ел фасылының иң уңганы.

 

 

Уйланулар

 

Бер карасам, сызылып кына ал таң ата,

Бер карасам, моңсуланып кояш бата.

Әле генә җирдә көләч, шат җәй иде,

Инде табигатькә көзге сагыш иңде.

Гомер дигән катлаулы, серле йомгакның

Нечкә җебе әкрен генә сүтелә бара.

Үткәннәрдән бары истәлекләр кала.

Ашыга-ашыга бу гомерләр кая ага?..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев