Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Нина Семенова: “Әтиемнең тальян гармун тавышы әле һаман безнең күңелдә”

Мамадыш районының Комазан башы авылы кызы Нина Семенова шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Шигырь язу өчен хис-тойгыга бай булу кирәк. Шундый хисләргә бай тагын бер карендәшебез Мамадышта яши икән.
Әтиемә
Әтиемнең тальян гармун тавышы
Әле һаман безнең күңелдә.
Безнең генә түгел, бик күпләрнең,
Ул әле дә хәтер төбендә.

Илһамланып, уйнап яшәдең син,
Дәртләндердең кызың, улың да.
Әле бик озак яңгырап торыр кебек,
Гармуныңның сихри моңы да.

Уйнап-биеп, җырлап үтте яшьлек,
Очкын идең, әти үзең дә.
Картайгач та сагынып яшибез бит,
Тальяныңның моңлы көен дә.

Бу сагыну ике яклы бит ул,
Тальян әле дә көтә уйнауны.
Ялыкмыйча талгын моң агылыр,
Озак көттермичә тыңлауны.

Әйдә, әткәй, тарт бер тальяныңны,
Сихәтләник барыбыз бергәләп.
Бер яшьлеккә, бер картлыкка кайтып,
Гармуныңның моңын кадерләп.


Аерылышу
Тауга карап озак басып тордым,
Җир белән күк кинәт очрашты.
Каршы атлап кына килә идем,
Кинәт кенә алар хушлашты.

Эх, син дөнья, шул минутта миңа,
Бар җир шары гүзәл тоелды.
Очрашуы җиңел булса да бик,
Бергәлекне мизгел аерды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

13

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев