Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Никифорның соңгы вакытта иҗат ителгән шигырьләре

Түбән Кама шәһәренең “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе члены, шигъри җыентыклар авторы, Зәй районының Югары Баграж авылында туып-үскән карендәшебез Никифор Тукмачев яңа шигырьләре

Вакыт юар яраларны

(фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиевага)

 

Канат ярган көннәреңне

Торганнар көтеп кенә,

Ач козгыннар, карчыгалар

Ябырылды өстеңә.

 

Гаделлек юк, кызгану юк,

Кыз бала дип тормыйлар.

Йөрәк итеңне чукыйлар,

Җаныңны ботарлыйлар.

 

Ничек шуңа түзмәк кирәк,

Сынмыйча, сыгылмыйча?!

Көзге кебек боз өстендә

Таймыйча, егылмыйча...

 

Бертуктаусыз рәнҗеттеләр,

Бәгырьләреңә төшеп.

Садистлар бәйрәм ясады,

Синең каныңны эчеп.

 

Вакыт юар яраларны

Бар да бетәр, узарлар.

Каршыңа килеп, башырып,

Әле гафу сорарлар.

 

Сабыр бул, түз, әле алга 

Барасы да барасы.

Татарның да, Рәсәйнең дә

Син – йөрәге парәсе.

 

Зарланмыйбыз

(Каләмдәшләрем, сугыш ятимнәре булган яшьтәшләремә багышлыйм)

 

Тормыш авыр диеп зарланмыйбыз,

Аңарга без яшьтән күнеккән.

Кара ипи булса, башта – зиһен,

Кулда  каләм булса, шул җиткән.

 

Тауга карап тау булмасны белеп,

Артыгын без таләп итмәбез.

Бу гомерне безгә Ходай биргән,

Ходай алса, рәнҗеп китмәбез.

 

Языласы хисләр әле байтак,

Исән булсак, бәлки, язылыр.

Әтиләр гомерен дәвам итеп,

Без яшәргә тиеш, барыбер...

 

Гармунчы моңы

Гармунчы булдым, кызларны

Биеткән чаклар булды.

Җылы кочагыма кысып,

Эреткән чаклар булды.

 

Урам иңләп, егетләрне

Җырлаткан чаклар булды.

Яшьтәшләрне армиягә

Озаткан чаклар булды.

 

Моңга төреп, әбиләрне

Җылаткан чаклар булды.

Ялгызларны сагышлардан

Юаткан чаклар булды.

 

Җаны атылгандыр йолдыз булып

(каләмдәшем Рифкать Имаев истәлегенә)

 

“Кама таңнары”ның бер йолдызы

Сүнде кинәт. Сыймый акылга...

Җаны атылгандыр йолдыз булып,

Якты нурын сибеп халкына.

 

Искә алдык каләмдәшләр белән

Җыелышып, сүзсез моңаеп.

Арабызда менә Рифкать тә юк

Әйе, әйе Рифкать Имаев.

 

Әйтер сүзләребез күп булса да, 

Әйталмадык яшькә буылып.

Китапларын алып кулыбызга,

Чиратлашып шигырь укыдык.

 

Бар яктан да безгә үрнәк булды,

Шулай буладыр ул чын шагыйрь.

Рифкать кенә шулай яза ала,

Һәр язмасы аның – шедевр.

 

Халык күңелендә озак сакланыр,

Шигырьләре матур, алар күп.

Язылмаган шигырьләре генә

Йөрер инде үксез бала күк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев