Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Никифор Тукмачев: Үзләре мохтаҗ булса да, акыл саталар бушка

Шигъри сүз тәмен белеп язучы шагыйрь -Никифор Тукмачевның берничә шигырен тәкъдим итәбез


Уены-чыны бергә 
Махмыр

Сукбай түгел, сәрхүш түгел,
Мин гап-гади бер кеше.
Яшьлегемдә мин дә таптым
Үз өлешем - көмешне.

Мин ул хәмер эчеп түгел,
Мәхәббәттән исергән.
Хәзер гомер буе шуның
Махмырыннан интегәм


Ничу делать 
Үзегез дә беләсездер-
Сөйләп тормыйм артыгын,
Врачка чиратта торып, 
Чирләп кайтты хатыным.
Баш әйләнүләрем беткәч,
Йөрәк бераз рәтләнгәч,
Врачка барырга уйлыйм-
Тәмам сәламәтләнгәч.


Уйлану
Төчерәк кирәктер дә бит,
Булдым ачы теллерәк.
Шуңадырмы, чын дусларым
Булды минем киерәк.
Юк, кирәк тә түелдер дә,-
Әйтәм туры сүз белән,
Туры әйткән туганына
Ярамасын да беләм.
Җәфаланам гомер буе-
Сүзем кыска һәм туры.
Үзгәрәлмим, ярдәм итми
"Үзгәртеп кору" чоры.


Бушка
Иң кирәкле әйберләрнең
Бәясе юк тормышта:
Үзләре мохтаҗ булса да,
"Акыл саталар" бушка.
Гөнаһсызлар
Бер гөнаһсыз адәмнәр бар
Этләренең каршында.
Әнисе картлар йортында,
Этләре - түр башында.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев