Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Никифор Тукмачев шигырьләре

Керәшен шагыйренең шигырьләрендә – тормыш үзе...

Сиксәнгә якынлашканда да күңел хисләре, шигырь булып, ак кәгазьгә төшкән кешеләр сирәктер.

Зәй районының Югары Баграж егете, гомерен медицина тармагына багышлаган Никифор поэзиядән бер мизгелгә дә аерылмаган. Аның “Гомерем Питраулары” (2008 ел) һәм “Таң суы” (2016 ел) китапларындагы шигырьләре кулдан-кулга йөртеп укырлык. Үзе әйтүенчә, аның тагын бер китап чыгарырлык шигырьләре җыелган. 

 

QR кодлы тормыш

Көтмәгәндә эт тормышы килде,

Котылып булырмы, җәмәгать?

Этемә дә, үземә дә хәзер

Битлек кими йөрү – җинаять.

 

Этем инде хәзер шыңшымый да,

Борынчакка бик тиз күнекте.

Ә мин, кайчак, кеше күрмәгәндә,

Салып йөрим бераз битлекне.

 

Телевизорым кисәтеп тора:

“Зәһәр вирус килде, сагай”, –дип.

Трамвайдан куып төшерделәр,

“QR кодың юк бит, агай”, – дип.

 

Чирлисе дә килми, үләсе дә,

Барып вакцина да ясаттым.

Кая анда дистанция саклау –

Басар урын да юк, шаккаттым.

 

Өйгә кайтсам, хатын өйгә кертми,

“Кайдан вирус җыеп кайттың”, – ди.

“Өч атнасыз күземә күренмә,

Хәтта янәшәңә ятмыйм”, – ди.

 

Ковид белән шулай көрәшәбез,

Без җиңәрбез аны бер заман.

Чирләселәр чирләп беткәч, бәлки,

Карт-корылар киткәч дөньядан.

 

Кара мәчеләрнең гаебе юк,

Юлга чыгып юлың уңмаса.

Оҗмахка да кертмиләр ди хәзер

Янда QR кодың булмаса.

 

Бишек җыры

Гөлләрем дә син минем,

Алларым да син минем,

Күңел кошым кунып сайрар

Талларым да син минем.

 

Алларым да син минем,

Гөлләрем дә син минем,

Керфек какмый таң аттырган

Төннәрем дә син минем.

 

Ай нурым да син минем,

Кояшым да син минем,

Шатлыгымнан тәгәрәгән

Күз яшем дә син минем.

 

Аппагым да син минем,

Ал таңым да син минем,

Акыллым да син минем,

Солтаным да син минем.

 

Бар байлыгым син минем,

Ак алтыным син минем,

Юанычым, куанычым,

Бар шатлыгым син минем.

 

Гөлләрем дә син минем,

Алларым да син минем,

Күңел кошым кунып сайрар

Талларым да син минем.

* * *

Төшеп тә каласы килми,

Менеп тә булмый атка.

Уйланырга  вакыт та юк,

Уй-теләк тә юк башта.

Аллага тапшырдык инде,

Юлыбыз юк бит башка...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев