Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Никифор Тукмачев шигыре "Мин Зәйдән"

Никифор Тукмачев – Зәй ягының Югары Баграж авылы егете. Гомеренең байтак еллары Түбән Кама шәһәре белән бәйле булса да, шигырьләре туган төбәген, аның елгаларын, тауларын, чишмәләрен сагыну белән өртелгән. Шигъри сүз тәмен, бар нечкәлекләрен белеп язучы чын шагыйрь ул Никифор Тукмачев

МИН ЗӘЙДӘН

Зәй яклары матур як ул,
Йөрер юллар такыр як.
Туган җир дип, тартынмыйча
Сагынганда кайтыр як.

Зәй ягы үстергән безне,
Ул дөньяга чыгарган.
Кем аны сагынмаган да
Кем бер кайтмый түзалган.

Кайларда гомер итсәк тә,
Шунда безнең төп нигез.
Зәйгә барабыз, димибез,
Зәйгә кайтабыз, дибез.

Җыр-моңнары күңелемне
Биләп алды җанымны.
Якташларны читтән таныйм,
Сөйләмнәре ягымлы.

Читкә ияләшә алмый
Зәй буе балалары
Зәйләрдә бер булу кирәк
Зәй рухын сизәр өчен.

Зәйлеләр дөньяга килә
Тормышны бизәр өчен.
Зәй төбәге кешеләре
Хезмәт белән бизәлгән

Сорасалар син кайдан, дип,
Горур әйтәм; мин Зәйдән!
Әйе, әйе, мин Зәйдән!

Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев