Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Никифор Тукмачёв: "Ашыктырмагыз, сүзләрдән Мәрҗәннәр тезәсем бар"

Никифор Тукмачёв Зәй районының Югары Баграж авылында туып-үсә

Шигъри хисләр, хыяллар дөньясында йөзү – яшьлеккә хас нәрсә. Күңелендә беренче хисләр бөреләнгәндә, сөю утында янганда кем генә шигырь язып карамаган икән?! Әмма гомере буена поэзиягә тугрылык саклау һәркемгә дә бирелмидер. 80 яшендә дә җаннарны елатырлык, халык язмышы турында уйлатырлык, тормыш фәлсәфәсен үз эченә алган чын шигырьләр язуны да һәркем булдыра алмыйдыр. Шундый бәхетлеләрнең берсе – Түбән Кама шәһәрендә гомер кичерүче керәшен шагыйре Никифор Тукмачев.

Шигырь сөючеләр аның “Гомерем Питраулары” (2008 ел), “Таң суы” (2016 ел) китапларындагы шигырьләрен яратып укыйлар. Шигъри сүз тәмен, бар нечкәлекләрен белеп язучы чын шагыйрь ул Никифор. Зәй районының Югары Баграж авылында туып-үсә, сабый чагы сугыш чорына туры килгәнлектән, шул еллардагы барлык михнәтләрне кичерә. Институтта укып, югары белем ала, хезмәт гомерен медицинага багышлый. Һәм гомере буе шигырь яза.

Җирле татар газетасын укучылар аның үткен телле юморларын, язмаларын да яратып укыйлар. “Керәшен сүзе”ндә, “Туганайлар”да һәм, шулай ук, “Ватаным Татарстан” газетасында, “Мәйдан” һәм “Чаян” кебек журналларда да аның шигырьләре урын ала. Композиторлар көй язган күп кенә шигырьләре халык яраткан җырларга әйләнә.

24 февральдә 80 яшен билгеләп үткән карендәшебез, керәшен шагыйре, Югары Баграж егете Никифор Ионович Тукмачевны юбилее уңаеннан котлыйбыз. Сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм шагыйрь үзе язганча, “Матур җырлар әле язылырлар, Буслын гына алда гомерләр”, дип телибез.

Ашыктырма

Ашыктырма, фани дөнья,
Вакытым азны беләм.
Язларга аяк бассам да,
Гомер көземне күрәм.

Ашыктырма мине, дөнья,
Җәйләргә чыгасым бар.
Гармун уйнап, авылымны
Моңнарга урасым бар.

Ашыктырма, гомер юлын
Үз тизлегемдә үтим.
Мәрхәмәтле бу дөньяга
Бурычларым киметим.

Ашыктырмагыз, сүзләрдән
Мәрҗәннәр тезәсем бар.
Әле дөньяга килмәгән
Оныклар сөясем бар.

Ашыктырма, фани дөнья,
Бер киткәч кайта алмам.
Әле бит җан сөйгәнемә
Җырларым язылмаган.

Бертуганыма

Аерым яшәсәк тә, без бит
Бер ана балалары
Якын дуслар күп булса да

Ташламыйк туганнарны.

Еллар уза, гомер ага,
Буладыр төрле чагым.
Шатлык, кайгым бүлешергә,
Ярый син бар, туганым.

Килгәнсеңдер син дөньяга
Игелек кылыр өчен.
Җаныңны ярып бирергә
Гел әзер булыр өчен.

Бер сүзең дә дәва була
Төзәлмәс ярабызга.
Тормыш йөге җиңелрәк
Син булсаң арабызда.

Бирсен сиңа Ходай бәхет,
Озын гомер һәм саулык.
Юлларыбыз аерылса да,
Аерылмасын туганлык.

Йөрәк һәм акыл

Салкын акыл картлыкка хас,
Йөрәкнең – үз кыйбласы.
Кайчак аптырашта калам,
Әллә кайсын тыңласы.

Күпме йөрәк даулаганны
Акыл кабул итмәде.
Әллә йөрәк юаш булды,
Әллә акыл җитмәде.

Акыл белә: бер кискәнче
Җиде үлчәргә кирәк.
Акылга буйсынмый кайчак,
Бәйдән ычкына йөрәк.

Кайчагында акыл җитми,
Йөрәк җитәрдәй эшкә.
Алар шулай гомер буе
Гел үзара көрәштә.

Кайсы җиңәр я җиңелер,
Тәгаен әйтә алмам.
Арып йөрәгем туктармы,
Акыл бетәрме алдан...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев