Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Никифор Тукмачев: “Җырлар чигәм”

Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче керәшен шагыйре Никифор Тукмачевның шигырьләре .

Яшьлегемә кайтып барыш
Хәсрәтләргә батканым бар,
Кайгыга чумганнарым,
Коткарып калдылар мине
Дусларым, туганнарым.

Юл югалтсам, бу тормышның
Кичеп карурманнарын,
Җитәкләде яктылыкка
Дусларым, туганнарым.

Җанга җыям дусларымның
Эчкерсез булганнарын,
Ярый сез бар янәшәмдә,
Дусларым, туганнарым.

Танышлар чын дус булалмый,
Танышлар, юкса, йөзләп,
Яшьлегемә кайтып барыш,
Чын дусларымны эзләп.

Җырлар чигәм
Аларда таң төсе бар,
Гөлләрнең хуш исе бар.
Җырларымны бүләк итим,
Җыры барның хисе бар.

Алларым калсын сезгә,
Гөлләрем калсын сезгә.
Сүздән үргән, моңга төргән
Җырларым калсын сезгә.

Төн йокламый җырлар чигәм,
Җанга ятар җыр булсын.
Тынлаучыларның кайгысын
Таратырлык җыр булсын.

Җырлар чигәм. Кулларымда
Ука түгел, сүз генә.
Күз алдымда, уйларымда —
Сез бит, белмисез генә.
Җырларым гомерле булсын,
Таралсын дөнья буйлап.
Төннәр буе җырлар чиктем,
Дусларым, сезне уйлап.

Янды гомер
Гомер янды, калды бары
Көле, күмере генә.
Янган учак кебек үтә
Кеше гомере генә.

Үткән гомергә ышанмый,
Ис китеп торган көнем.
Бер сүнмәгән күмер эзләп,
Актарам учак көлен.

Гомер учагы янганда
Җылысы таралгандыр.
Мин җылы биреп янарга
Дөньяга яралгандыр.

Җылы тараткан учакка
Кемнәрдер сыенгандыр.
Янган учак беркайчан да
Сүнмәстәй тоелгандыр.

Нигә эзлим утлы күмер, —
Беләм бит тапмасымны.
Яңа учак ягып кына,
Яшьлеккә кайтмасымны...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев