Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Никифор Тукмачев: «Оҗмахта да безгә рәхәт булмас...»

Шигъри сүз тәмен, бар нечкәлекләрен белеп язучы чын шагыйрь – Никифор Тукмачевның иҗат җимешләрен тәкъдим итәбез.

Никифор Тукмачев – Зәй ягының Югары Баграж авылы егете. Гомеренең байтак еллары Түбән Кама шәһәре белән бәйле булса да, шигырьләре туган төбәген, аның елгаларын, тауларын, чишмәләрен сагыну белән өртелгән. 

Нигез ташы

Бер кайтырга хыялланып,

Гомернең узган чагы,

Нигез ташларын сагынып

Күңелнең тулган чагы.

 

Нигез ташы, нигез ташы –

Ата-бабам салган таш.

Ир йөген дә, ил йөген дә

Иңнәренә алган таш.

 

Нигез ташы, нигез ташы,

Күтәрмәслек олы таш.

Нигез ташы таш булса да,

Жылы таш ул, моңлы таш.

 

Анда ата-бабамнарның

Куллары жылысы бар.

Нигез ташына кушылып,

Әле бер жырлыйсым бар. 

 

Бер без генә түгел икән,

Ташлар да була ятим.

Күрдем нигезләргә тамган

Нигез ташы күз яшен.

 

Ял итәргә дип китәбез,

Күз күрмәгән жирләргә.

Туган жирнең җәе җитми,

Китәбез диңгезләргә.

 

Кышкы салкын бураннарда, 

Көзге ачы җилләрдә,

Ташлар жирне кочып елый

Без үскән нигезләрдә.

 

Уйлану

Оҗмахта да безгә рәхәт булмас,

Оҗмахта да безгә шул булыр.

Оҗмахның да булыр буш бугазы, 

Хәшәрәте, сөмсез шулеры.

 

Фани дөнья авыр булган диеп,

Күрсәтмәсләр безгә игелек.

Шул ук җан кортлары кимерерләр

Рухыбызны анда иң элек.

 

Бакый дөнья безне яклый алмас,

Кылмасак та анда начарлык.

Шарт куярлар безгә түзәлмичә

Оҗмахлардан чыгып качарлык.

 

Китүче күп, беркем хәбәр бирми,

Төшләремә кереп сүз әйтеп.

Оҗмах теләмәгез җир астында,

Жирдә йөрүләрем зур бәхет.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев