Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Нагайбәк Марук түти җыруы: «Көн дә барып күрер идем, җир астына юл булса...»

«Мин үлгәч, берегез дә күз яше чыгармагыз. Сөягемне саклаганда, бергә җыелып, җырлашып утырыгыз», - дигән ул.

Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районындагы авылыбызда Марук исемле әби яшәде. Җырларга бик ярата иде. Озак еллар буе "Гумыр" фольклор ансамбленә йөрде. Үзе көй дә чыгара, текстлар да яза. Ул, уенын-чынын бергә кушып: "Мин үлгәч, берегез дә күз яше чыгармагыз. Сөягемне саклаганда, бергә җыелып, җырлашып утырыгыз", - ди иде. Үзе исән чакта бу сүзләргә игътибар ителмәгән. Марук түтиебез картаеп үлде. Соңгы юлга озатырга җыелдык. Җырчы әбиләр дә шунда. "Нишлибез соң? Марукның теләген үтибезме? Үлгән кеше өстендә җыру җырлап утыру килешмәс бит", - диләр. Бер әби: "Үзе шулай теләгәч, килешми дип торып булмый инде. Җырларга кирәк", - дип, Марук әбинең үз җырын башлады. Башкалар күтәреп алды. Үзебез җырлыйбыз, үзебезнең күзләрдән мөлдерәп яшь ага. Шушындыйрак җырлар иде ул:

Байлар балларны коя диләр,

Кайнарларга кулларын пешереп.

Без ашыек, туганайлар,без яшәек,

Үлгәннәрне искә төшереп.
 

Ишекләргә килгәндер, керәм, дип,

Тәрәзләргә килгәндер, күрәм, дип.

Үлгән чакта әйтә алмады:

- Сау булыгыз, туганнар,үләм, - дип.
 

Абага, дигән, ай, чәчкәнең

Күрсәң иде ничек атканын.

Караңгы җирдә, тар гүрләрдә,

Күрсәң иде ничек ятканын.
 

Кулъяулыгын юар идем

Ишек алдым күл булса.

Көн дә барып күрер идем,

Җир астына юл булса.
 

Йөгереп кердем өйләргә,

Карточкасы чөйләрдә!

Карточкасы чөйләрдә,

Телләре юк сөйләргә.
 

Зират моннан ни чаклы?

Тирә-ягы чачаклы.

Зираттагы туганнарны

Ник сагынам бу чаклы?
 

Өйләренә килеп кердем,

Киемнәре чөйдә юк.

Безнең түти гүргә киткән,

Шуңа өйләрендә юк.
 

Одеал җабынасыңмы?

Җурган җабынасыңмы?

Төннә төшләреңдә күреп,

Сагынып уянасыңмы?
 

Сабыр бул, дустым, сабыр бул,

Сабырлык – сары алтын.

Үзем сабыр булалмадым,

Эчләрем тулы ялкын.
 

Сандугачлар алма тешли,

Тешләсә дә кабалмый.

Минем күңелләрем сезне

Эзләсә дә табалмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев