Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Надежда Токранова

Бервакыт Җир әйләнә, әрни, бәргәләнә, Сызлый аның йөрәк ярасы. Әрнетәдер һаман саен аны, Кызу канлы адәм баласы. Уйламыйча эшли күпме эшен, Күпме сүзен җилгә ыргыта. Үпкәләтеп күпме йөрәкләрне, Сабыр җаннарны ул корыта. Кунак кына булсак та дөньяда, Тыйнак булып яши белмибез. Җир ананың безне кисәтүен, Ишетмибез, хәтта сизмибез. Пычратабыз юкка...

Бервакыт
Җир әйләнә, әрни, бәргәләнә,
Сызлый аның йөрәк ярасы.
Әрнетәдер һаман саен аны,
Кызу канлы адәм баласы.
Уйламыйча эшли күпме эшен,
Күпме сүзен җилгә ыргыта.
Үпкәләтеп күпме йөрәкләрне,
Сабыр җаннарны ул корыта.
Кунак кына булсак та дөньяда,
Тыйнак булып яши белмибез.
Җир ананың безне кисәтүен,
Ишетмибез, хәтта сизмибез.
Пычратабыз юкка табигатьне,
Китереп без аның ачуын.
Тик бер аяз көнне күрәчәкбез,
Аның бездән үчен алуын.
Әрнетәбез юкка бер- беребезне,
Әрәм уздырабыз вакытны.
Кызганмыйбыз якын туганны да,
Сакламыйбыз якын дуслыкны.
Яшәү ямен аңлый белми кеше,
Ә аңлагач инде соң була.
Күпме җаннар якты җир йөзеннән,
Гомерлеккә китеп юк була.
Бер югалгач кире кайтмый кеше,
Бик килсә дә җирдә каласы.
Үз язмышын үз куллары белән,
Әрәм итә Адәм баласы.
Сөендерми китмәм әле!
Күңелемнең алсу таңын,
Мин бер урап кайтам әле.
Язлар белән килдем җиргә,
Назлар бүләк итәм әле.
Аяз күкләр кочагында,
Назланып бер ятам әле.
Кайнар кояшның җылысын,
Йөрәгемә салам әле.
Нурсызланган йөзләрне дә
Балкытып бер үтәм әле.
Сагышланган җаннарны да,
Сөендерми китмәм әле.
Биргәнмен икән сүземне,
Ни булса да, кире алмам.
Һәр эшкә дә җавап булыр.
Читтә генә басып калмам.
Тәндә җаным исән чакта,
Типкән чакта йөрәк миндә,
Эзсез генә һич югалмам,
Яшәгәндә якты җирдә.
Югалып табылдың!
Язларымнан эзләсәм дә,
Көзләремдә югалттым.
"Кайтар!" - диеп кычкырсам да,
Тик җәйләрдә очраттым.
Җил-давылдан күпме качтым,
Бураннарда адаштым.
Көнем төнгә алышынып,
Сине уйлап саташтым.
Ялвардым күкләргә карап,
Тамды кайнар яшьләрем.
Офыкларга карап көттем,
Өмет итеп яшәдем.
Бәхетемне эзләп таптым,
Рәхмәтле язмышыма.
Шигырьләр җырга әйләнде,
Моң керде тавышыма.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев