Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Надежда Игнатьеваның хыялы чынга ашкан - видео

Ул “Керәшеннәрнең дә классик музыкасы, опералары, романслары булсын иде, мин аларны бик теләп башкарыр идем”, – дигән иде

16 октябрь көнне Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә керәшен рәссамнары эшләрен берләштергән “Безнең ил” күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә Илья Максимов, Виктор Селивёрстов, Валентина Максимова, Эдгар Филиппов һәм Надежда Игнатьеваның картиналары урын алды.

Надежда Игнатьева – эшләре күргәзмәгә куелган авторларның иң яше. Надя халыкка моңа кадәр академик опера җырчысы буларак таныш иде. Надежда батик, агачка уеп бизәк төшерү һәм пыяланы бизәкләү, акварель һәм пастель техникаларын кулланып иҗат итә. Кием-салым һәм интерьер дизайны белән мавыга. Арт-студия ачып, укытучылык эшчәнлеге белән шөгыльләнә: балаларга һәм өлкәннәргә вокал, сынлы сәнгать укыта. Үзенең соло концертларын, проектларын оештыра, Халыкара вокал конкурсларында һәм концертларда катнаша. “Туганайлар”га биргән бер интервьюсында Надя: “Керәшеннәрнең дә классик музыкасы, опералары, романслары булсын иде, мин аларны бик теләп башкарыр идем”, –  дигән иде. Күрәсең, җырчы кызның хыяллары тормышка аша. Күргәзмәне ачу тантанасында Надежда Георгий Ибушев репертуарындагы “Безнең ил” җырын сопрано тавыш белән башкарды. “Художник буларак, сәхнәдә беренче тапкыр басып торуым, бик дулкынланам”, – дип күңел хисләрен дә җиткерде ул.

Надежда Игнатьева картиналары:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ???