Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Надежда Токранова шигырьләре

Казан шәһәренең Осиново мәктәбе укытучысы Надежда Токранова язган шигырьләрне укып, җаннарыгызны ял иттерегез.

Бездә халык

Үземнән алда җаңгырый
Керәшен җырулары.
Җиңел түгел, түгел, түгел,
Биемей торулары.

Тыпыр-тыпыр, тыпыр-тыпыр,
Бас чабата көенә.
Сезне күреп, бергә җөреп,
Күңелләрем сөенә.

Кабул итә , кунак итә,
Җырлап авыл көенә.
Керсәң чыгасың да килмәс
Керәшеннәр өенә.

Бездә халык бик тә гади
Аптырамый җук -барга,
Каксаларда-суксаларда,
Ачу тотмый җатларга.

Керәшеннең ниндилеге,
Җыруларда күренә,
Үтә бәйрәм түренә.
И, керәшен-карендәшем,
Үт җөрәгем түренә ,
Җазсын бергә җөрергә .

Яңа көнгә

Бүген җиткәч кичәгене уйлый,
Тешли-тешли терсәк тиресен.
Фани дөньядагы һәммә кеше,
Яңа көннең көтә киләсен.

Яңа көндә бар да яхшы төсле,
Алышыныр төсле дөньясы.
Яңа көнне көтеп авырайган
Капчыкларны кая куясы?

Яңа көндә бар да яхшы төсле,
Юкка чыгар кайгы-борчулар.
Юкка чыкмас, ләкин, көнгә кергәч
Яңа көнне көтеп торулар.

Ничек көтсәк, шулай көтеләчәк,
Яңа көннең яңа бәхете.
Яныбыздан шулай узар инде,
Гади генә бәхет тәхете.
Бәхетләрнең гади тәхете.

Хисле йөрәк

Бу йөрәкне аңлау кыен,
Көн дә үзгәрә.
Иртән яна очкын чәчеп,
Кичкә күгәрә.

Хисләр били башласамы?
Куркуга калам.
Йөрәк яккан учакларда,
Сер бирми янам.

Бу йөрәкне аңлау кыен,
Әле җырлата.
Ни теләвен аңлатмыйча,
Тотып елата.

Хисле йөрәк күпне тели,
Өмете зурдан.
Бар булганын бирә ала,
Курыкмый зардан.

Тотып ташларга да мөмкин,
Иң биек ярдан.
Хәйран куркуларга сала,
Уйламый алдан.

Бу йөрәкне аңлау сере,
Булырга тиеш.
Колы булдым йөрәгемнең,
Хуҗасы килеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев