Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Надежда Токранова: Һәр яңа көн күп көч сорый...

Җаннарыгызны ял иттереп, үзешчән шагыйрә Надежда Токранованың матур шигырьләрен укыгыз.

Язгы каен
Алтын алка таккан
Чү, гүзәлләр.
Яфракларын, гүя, үргәннәр.
Сылулардан-сылу
Чибәр бүген,
Күзгә сафлык - язгы гүзәлләр.

Таң калыплар торам,
Караш төбәп,
Җелфер-җелфер килә яфраклар.
Каен суын мулдан
Эчкән быел,
Сусауларын баскан туфраклар.

Язгы дускайларым,
Зифа буйлы,
Күккә омтылышта һәрвакыт.
Алар белән мин дә
Алга барам,
Истән чыкмас алар бервакыт.


Теләк
Тормыш бит ул
Матур бит ул,
Бу дөньяда яшәүләре.
Һәр яңа көн,
Күп көч сорый,
Яшеннәрдәй яшнәүләре.

Гомерләр бүләк,
Иң гади теләк,
Яхшы кешеләр булсын күберәк.
Уңга барсаң да,
Сулга барсаң да,
Яхшы кешеләр һәрвакыт терәк.

Тынычлыкка
берни җитми,
Яшәүләргә туган булып.
Бирсен Ходай
Якты көннәр,
Яшик әле кеше булып.

Бу көнемә
Мең-мең рәхмәт,
Ходай мине үзе йөртә.
Дөрес юлдан
Тайпылмыйча,
Яшәгәнне бары көтә.

 

Минем маем

Саумы маем, минем аем,

Кабат сине каршылавым.

Бу язларны мин бик көттем,

Язда йөрәк ярсуларым.

 

Майлар белән яңарамын,

Тула җаным яз исенә.

Яз көенә уралам да,

Исерәмен яз хисенә.

 

Быелгы яз бигрәкләр дә,

Әйләндерде башларымны.

Югалтырга әзер төсле,

Газиз генә башкаемны.

 

Туя алмыйм чәчкәләрнең,

Саф исенә ләззәтләнеп.

Йөрәк дөрли, көчкә тыеп,

Йөрим аны, үҗәтләнеп.

 

Минем аем, газиз маем,

Сакла берүк хаталардан.

Сыкрамасын иде җаным,

Төзәлмәслек яралардан.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев