Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Мәзәкләр

Мамадыш районы Усәли авылында яшәүче карендәшебез Лидия Пасыева язган мәзәкләр тәкъдим итәбез

“Елабута!”

Җәй көне. Мәктәп бакчасында эшләтәм. Коля белән Миша гөр-гөр килепчүп утый.

- Коля, алабутаның русчасы ничек була икән ул?

Сөйләшкәннәрен ишетеп җавап бирергә өлгермәдем.

- Елабута инде! – дип җавап бирмәсенме иптәше.

Алабуга – Елабуга белән буталды бугай.

 

Ачтан үләләр!

Физика дәресе.  Укытучы Владимир Семенович “Диффузия күренеше” темасын аңлаткач, класска сорау бирә:

- Ни өчен өреп тутырылган шар – кабарткач вакытлар узу белән кечерәя?

- Шар эченә кислород керә алмау сәбәпле, эчендәге молекулалар ачтан үлеп бетә! – дип җавап бирә кул күтәреп баскан Альбина исемле кыз.

 

Ачарбак

Владимир авылында “ашап-эчеп туймас” мәгънәсендәге сүзне ачабрак диләр. Эчкече кеше дә ачарбак, уҗымга кергән бозау да, бакчага кереп тырманган тавык та ачарбак.

Анна түти ишегалдына чыккач, бакчасында түтәл тырмаган тавыкларын күреп:

- Ай, ачарбаклар, к-ө-ө-өш, - дип ачу белән тавыкларын куа икән.

- Неужели бу керәшеннәр тавыкларны акчарлак дип атый икән? – дип аптыраган ди, яңа гына килен булып төшкән Миннур апа.

Лидия Пасыева, Мамадыш районы, Үсәли авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев