Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Мәзәк укып көлегез, файдасы күп, белегез!

Мамадыш районының Түбән Әрнәш авылында туып үскән Иван Степанов язып җибәргән мәзәкләр

"Паринь малай батюшка"

Безнең авылда бик бай, үзеннән калган нәселенә сатучылар кушаматы тагып калдырган Бәчтүк Иваны яшәгән. Ул "суда балык бетсә бетә, миндә бетмәс", дип мактана торган булган. Мин малай чакта аның малае Бәчели белән колхоз сарыкларын көттем.

Менә Пасха көнне Мәнни поп урам буйлап йөреп, йорт саен тукталып, әйбер җыя икән. Кем ашлык, кем он, кем бәрәңге биргән. "Сатучылар"дан бернәрсә дә алып чыгучы булмаган. Менә берничә йортны узгач, Бәчели дәдәй, подаука күтәреп, нидер әйтә-әйтә, подаукасын җиргә куеп, "Паринь малай батюшка, бирерлек әйберем булса, шушы подаука белән тутырып бирер идем", дигән. Поп подаука эченә караса, анда бернәрсә дә юк икән.

Ә Бәчели дәдәйгә һәм аның балаларына "сатучылар" янына тагын бер кушамат "Паринь малай батюшка" ябышты.

Бер сумга булмый!

Күрше авылда гомере буе авылда хуҗалык сарыкларын көткән Пауый Семены дигән кеше бар иде. Яз көне, көтүләр чыгар алдыннан, авыл җыены үткәрелә иде. Ул елны да җыен җыела һәм көтүне сораган кешеләргә бәя килешәләр. Чират сарык көтүенә җитә. Җыенны алып баручы сорый: "Сарык көтүен кем алырга тели?" Шул әлеге дә баягы Семен: "Мин алам", дип җавап кайтара.

Син Семен, сарык башына бер сумнан ризамы?

Семен утырган урыныннан чәчрәп чыга:

Юк, мин бер сумга риза түгел кем әйтә шул үзе көтсен.

Күпмегә риза соң? дип сорыйлар аннан.

Бер сумга якын да килмим, ә бер тәңкәгә поҗалыста.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев