Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

МИНЕМ ДУСТЫМ АКТЫРНАК

Хикәя

Әллә нинди нәселле эт тә түгел иде ул безнең Актырнак, ләкин үз нәселдәшләреннән аерылып торган, гаҗәеп кызык гадәтләре бар иде аның.

Үзем мин тимер-томыр, машина, трактор ише нәрсәләр белән женләнгән бер малай идем. Трактор күрсәм, кабинага да кереп утырсам, дөньяда берни дә кирәкми. Шул трактор тавышында дөньяны актарырдай көч бардыр кебек. Шул тимер тавыннан аерыла алмыйча, көннәр буе кырдан кайтмый яткан чакларым күп иде. Шул трактор аркасында баш-аягым белән мазутка батып, пычранып кайткач, өйдә күпме бил каешы ашадым, күпме әрләү ишеттем. Әллә нәрсәсенә генә гашыйк булдым шул дөбердекнең, тәмам мәхәббәтем төште.

Ә Актырнак... Актырнак миннән дә ныграк ябышкан иде тракторга. Аның яратуы минеке кебек кенә дә түгел. Әллә ничек, этләргә генә хас булган үзгә бер якынлык, ниндидер фажигале тугрылык иде бугай ул.

Актырнакны безнең авылга Җәкәү исемле бер тракторчы табып алып кайтты. Шуннан соң ул көн саен Җәкәүнең тракторына ияреп йөри башлады. Бераздан тракторга ул шулкадәр ияләшеп китте, аны хуҗасы Җәкәүдән дә артык күрә башлады. Җәкәү эшкә бармаган көннәрдә Актырнак ни эшләргә белмичә урамда чабып йөри, шыңшый, сыкрана. Авылда берәр трактор тавышы ишетелдеме, Актырнак җан-фәрманга шунда чаба. Тракторны күрүгә ул тынычлана, койрыгы белән җир себереп куана, шатлана һәм аңа ияреп кырга, ерак басуларга чыгып китә. Хәер, монда ияреп китә дигән сүз бик үк дөрес тә булмас, чөнки трактор авыл эченнән барганда Актырнак, урамда йөрү кагыйдәләренең төгәл үтәлүен тикшереп, шул кагыйдәләрне саклап бара. Ул һәрвакыт берничә дистә метр алдан чабар һәм трактор барасы юлга бер генә җан иясен дә якын җибәрмәс. Әгәр юлда бозау фәлән була икән, Актырнак, тешләрен ыржайтып, өрә-өрә аны читкә куып җибәрә. Тракторга, аның яраткан тракторына тыныч кына алга барырга комачау итүчене җене сөйми аның, кемнең кемлегенә карамыйча ачуланып өрә. Бервакыт хәтта, ниндидер бер тракторны "озата" барганда, урам аша чыгып баручы хуҗасы Җәкәүнең дә чалбарына барып ябышкан ул.

Авыл эчендә Актырнак, берәрсе юлга аркылы төшмиме дип, як-ягына каранып, күзәтеп бара. Онытылып бераз бара да, кинәт, һай, тракторыма бер-бер хәл булмагае дигәндәй, артка борылып, гаҗәеп дустанә кыяфәт белән тракторга карап куя. Бераз гына бара да тагын борылып карый. Ә инде тракторчы тизлекне үзгәртсә, Актырнак артына да борылып карамыйча тизлеген үзгәртә. Чөнки кайсы тизлектә моторның ничек эшләвен яхшы белә ул. Шунысы да бар, урамда трактор булмаса, бер генә җан иясенә дә игътибар итми, хәтта юл уртасындагы бозауларны читләтеп узып китә.

Ә инде мал-туар, кеше-кара аз йөри торган ачык кырга чыккач, Актырнак иркенәеп китә. Монда инде ул тракторның әле бер, әле икенче ягына чыга, башка этләр кебек басудан төрле азык-төлек караштыра. Бик артка да кала, бик алга да чабып китә. Ләкин анда да, дөньяда ни булмас дигәндәй, әледән-әле тукталып, тракторга карап тора.

Озакламый колхоз тракторчылары этнең бу гадәтен белеп алдылар һәм урамда йөргәндә үзләренә ярдәм иткән өчен шаярып, аңа Тракторчы дигән өстәмә кушамат бирделәр. Мин, тракторчы булырга хыялланып, үземне тракторны иң нык яратучы кеше дип уйлап йөрүче малай, хәтта Актырнак-тан көнләшә дә башладым. Чөнки тракторчылар Актырнакны үлеп яраталар. Ә Актырнак үз чиратында тракторны миңа караганда да ныграк ярата кебек тоела иде. Актырнактан көнләшүем минем тракторга булган мәхәббәтемне арттыра, үзем дә сизмәстән мин аңа шашып гашыйк була барам. Күңелне көнләшү корты кимергәләсә дә, мин бик ярата идем Актырнакны.

Аны тракторчылар аеруча ярата, дидем. Чөнки күп вакытта смена буена берүзе кырда эшләгәндә аларга Актырнак бер иптәш, юаныч була. Хәер, кырда эшләгәндә дә Актырнак тракторчыга иптәш кенә булып йөрми, ә җае чыккан саен аңа ярдәм итәргә тырыша. Тигез, озын басуларда җир сөргәндә, бер көйгә генә келтерәп барган мотор тавышына кайберәүләр йокымсырый башлый, һәм трактор акрын-акрын гына буразнадан читкә тайпыла бара. Мондый чакта Актырнак тизрәк кабина янына чабып килә дә чәрелдек тавыш белән өрә башлый - нәрсә анда мәлҗерәп барасың, җирне бозасың бит, янәсе. Тракторчы шунда ук уяна һәм яңадан буразнага керә. Бервакыт Ирек дигән тракторчы шундый бер кызык хәл сөйләде: көннәрдән бер көнне ул, күптән түгел генә нефтьче-геологлар тикшеренеп, җирдән башларын гына калкытып торган тәбәнәк баганалар утыртып киткән басуда җир сөрә икән. Актырнакның уятуына ышаныпмы, бара-бара йоклап киткән бу. Шулай да тракторы буразнадан чыкмый, һаман туп-туры бара икән. "Бер мәлне эт өргәнгә уянып китсәм, - дип сөйли Ирек, - чак кына Актырнак өстенә барып менмәгәнмен. Тиз генә тормозга бастым да алга карыйм. Тракторның борын төбендә генә геологлар утыртып киткән әлеге багана тора, мин аны алдагы буразнаны сөреп киткәндә күрми дә калганмын. Актырнак миңа борылып та карамый, җан ачуы белән баганага өрепме-өрә. Төрле төсләргә буяштырып куйган бу багананы трактор юлына аркылы төшкән берәр җан иясе дип белгән, күрәсең, бахыр, юлдан багананы куып ята. Миңа кабинадан чыгып Актырнакны тынычландырырга һәм багананы уратып узарга туры килде".

Кайчакта Актырнак смена буе тракторны саклап чаба-чаба тәмам арый. Мондый чакта ул тракторга якын ук килә дә кабинага кертүне сорый. Тракторчы туктап аның кабинага сикереп менгәнен көтә. Актырнак кабинада да үзен бик итәгатьле тота, ул эшкә комачауламас өчен почмакка ук сыенып утыра да тыныч кына ял итә, йокымсырап ала. Бераздан инде ул төшәргә сорый һәм яңадан үз эшенә тотына.

Актырнак һәр тракторчыга тигез карый. Аңа кемнең кем булуы мөһим түгел, ияреп китәргә тракторы гына булсын. Ләкин ул беркемгә дә тракторны җәберләргә ирек бирми. Менә смена башланыр алдыннан кыр станына тракторчылар җыела. Безнең ише тимер җене кагылган малай-шалай да аларга ияреп килә. Ә Актырнак инде әллә кайчан монда, ул авылга кайтып та тормаган, каравылчы белән кунарга ук калган. Тракторчылар эшкә кузгалыр алдыннан машиналарын тикшерәләр, майлыйлар, техосмотр үткәрәләр, моторларын кабызып карыйлар. Шунда берәр трактор никтер чыгымчылый башлый, кабынмый, шарт-шорт төчкерә дә тынып кала. Тракторчы тегесен-бусын актара, тегеләй-болай итеп карый, ләкин һич кенә дә төзексезлекнең сәбәбен таба алмый. Шуннан ул, тәмам ачуы чыгып, кулындагы тимере белән тракторга кизәнә. Эшнең начарга киткәнен каян сизенеп өлгергәндер, Актырнак чабып та килә, ачуы чыккан тракторчыга куркыныч итеп бер ырлап та куя - нигә аңа тиясең, янәсе, синең техниканы белмәвеңә трактор гаеплемени?! Кыр станындагылар Актырнакның бу кыланышыннан шаркылдашып көлешәләр, ә миңа әллә ничек булып китә. Мин дә бит инде тракторны Актырнак кебек үк яратам, ләкин минем инде җене чыккан тракторчыга теләктәшлек йөзеннән моторның кабынмавына ачуым килә башлаган була иде. Ә Актырнак алай итми, ул дөреслек яклы. Мин көнләшү катыш ярату белән Актырнакка тагын бер мәртәбә карап куям һәм киләчәктә гаепне беркайчан да тракторга аударып калдырмаска дигән карарга киләм.

Безнең әнә шул Актырнагыбыз, тракторга гомерлеккә гашыйк булган шул ярдәмчел, акыллы Актырнагыбыз, кинәт кенә юкка чыкты. Юкка чыгуы да Җәкәү эшләгән чакта булган. Ерактагы Колмаксар басуында җир сөргәндә кинәт кенә Җәкәүнең тракторы ватыла. Җәкәү бик озаклап, бик мавыгып тракторын төзәтә. Эшен бетергәч күтәрелеп караса, Актырнак якын-тирәдә күренми. Тавышка чабып килер әле дип моторын кабызып җибәрә бу. Ләкин Актырнак һаман күренми. Шуннан Җәкәү этнең бераздан килүенә өметләнеп эшли. Тик Актырнак инде шул көннән соң авылда күренмәде. Җәкәү, моторын төзәтеп ятканда, каяндыр узып баручы бер трактор тавышын ишетеп калган. Без, Җәкәүнең бик озак маташуына ачуы чыккан Актырнак шул тракторга ияреп киткәндер, дигән фикергә килдек. Тракторчыдан бигрәк тракторны ярата иде шул безнен кадерле Актырнагыбыз. Миңа кайда эшләсәм дә барыбер, дигәндер инде. Ләкин ул кайда гына йөрсә дә, кешеләргә һич кенә дә начарлык эшләмәгәндер, ә колхозыбызның һөнәр-дәшләренә, таныш булмаган тракторчыларга ярдәм итеп яшәгәндер. Әйе, мин, һичшиксез, шулай булгандыр дип уйлыйм, чөнки тракторга артык тугрылыклы җан иясе иде бит ул минем Актырнак дустым. Аннан соң инде күп еллар узды. Озакламый мин дә хыялыма ирештем, тракторчы булып киттем. Ничектер шулай туры килде, мин гомерем буе алдынгылар рәтендә булдым, мине һәрвакыт тракторчыларның олысына-кечесенә үрнәк итеп куйдылар. Ләкин мин бүген, шактый зур тормыш тәҗрибәсе туплаган, күкрәгемә орден таккан олы яшьтәге кеше булсам да, трактор турында сүз чыккач, малай чагымдагы әнә шул Актырнакны искә төшермичә булдыра алмыйм. Бәлки, сабый күңеленә генә шулай тоелгандыр, ләкин миндә тракторга булган мәхәббәтнең, тугрылыкның беренче яралгыларын нәкъ әнә шул Актырнак тудыргандыр кебек тоела, һәрхәлдә, минем сабый күңелем шуңа нык ышанган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Очень очень длинное

    Теги: Хикәя Гәрәй Рәхим