Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

“Май чабу”ны матур итеп бәйрәм итик барыбыз!

Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә Анастасия Усачеваның “Яз”, “Май чабу” бәйрәме темасына кагылышлы шигырьләре шактый күп

“Май чабу” бәйрәменә

Ераклардан урап килеп,

Тарла моң тугайга.

Җырлап-биеп бәйрәм итә

Барча халык бу айда.

 

Күелләрне җилкендерә

Язның айлы кичләре.

Млңга кушылып агыла

Майлы коймак исләре.

 

“Май чабу”ны матур итеп

Бәйрәм итик барыбыз!

Коймак-көлчә бигрәк тәмле,

Сыйланышып калыгыз.

 

***

Җыела халык тугайга

Март җилләре чәч тарый,

Һәр ел саен безнең дуслар

Кыш озатуны карый.

 

Бу бәйрәмдә һәммәсе шат,

Мәйдан туктаусыз гөрли.

Талантлар чыга сәхнәгә

Алдынгылыкны бирми.

 

Уйнадык та, җырладык та

“Кыш озату” көнендә.

Бу бәйрәмнәр матур булып

Истә калсын гомергә.

 

Яз хәбәре

Яз хәбәре булып тамчы тама,

Һәр тамчысы яшәү сулышы.

Тамчыларын җыеп учларыма

Тоям язның сихри җылысын.

 

Эри карлар, китә ташу сулар,

Тиздән кайтыр безгә тургайлар.

Яз сулышын тоеп хозурланам.

Яшеллеккә төренә тугайлар.

 

Матурлана, сафлана җир өсте,

Яшәртә күңелне яз яме.

Тугайларга кайткан кошлар белән

Яшьлек кайтыр төсле әйләнеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев