Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Мәҗелес вакытында кодаларны мактау җырлары

Кукмара районыннан Анастасия Матвеева һәм Ольга Дмитриевадан язып алынган җырлар.

Безнең илдә сезне мактыйлар
Алмалар өзеп алдым мин,
Ал яулыкка салдым мин,
Күңлем керде, хәслем салдым,
Кызыңны димләп алдым мин.
Атлар җиктем яратып;
Олы юлга каратып;
Кызыбызны сезгә бирдек,
Үзебез күк яратып.
Ач тәрәзәңне, җиләк бирәм,
Бөрлегәннәре белән.
Без утырабыз кодаларның,
Бер дигәннәре белән.
Өстәл астым күләгә,
Өстәл өстем кенәгә,
Син кодамны охшатамын,
Ерактан килгән түрәгә.
Ишекләрдән кердем мин ай кебек,
Сыгылып сәлам бирдем тал кебек;
Сез кодаларым килеп кергәч,
Җаным эреде сары май кебек.
Җырлап та без җырлап утырыйк.
Бал эчәләр икән дисеннәр;
Балалы казлар күк шаулашыйк,
Бертуганнар болар дисеннәр.
Өсләремә кигән киемемне
Элеп куйдым түргә чөйләргә;
Сез дә кодалар килеп кергәч,
Ямьнәр керде безнең өйләргә.
“Йола һәм уен җырлары” китабыннан алынды. 1958 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев