Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Луиза Янсуар: «Ни йөртә, җаннарын актарып, җир буйлап тынгысыз бәндәне?!»

Луиза Янсуарның (Шарова) шигырьләре.

КҮЗЛӘРЕҢНӘН САГЫШЛАРНЫ ҮБӘМ

Ник китәләр, дисең, бер-бер артлы,

Ник китәләр, дисең, иртәләп?

Әле безнең яшәр вакыт ласа,

Кадерләрен белеп, иркәләп.

 

Күзләреңдә – мең төсмерле диңгез.

Күзләреңдә – фирүзәдәй күк.

Мин дә, сорауларга җавап тапмый,

Бәргәләнә идем синең күк.

 

Бер орыныр өчен иңнәренә

Әллә ниләр бирер идем дә…

Ышанырга кала: көтәләр, дип,

Кочар өчен безне – тегендә…

 

Ышанырга кала: хәерлегә…

Табар идекмени, югалтмый?!

Күзләреңнән… сагышларны үбәм…

Сүзләр инде күптән юатмый!

 

CATHARSIS

Берни дә юк җирдә безгә кадәр,

Берни дә юк җирдә бездән соң.

Алтын йөгертелгән күк – зәп-зәңгәр,

Үлән арасында – мең тылсым.

 

Каршыбызга үлем оча гүләп, –

Алыпмы без, тузан хәтлекме…

Беркем дә юк бездән хәсрәтлерәк,

Беркем дә юк бездән бәхетле.

 

Гомер шәмдәлендә йөрәк яна.

Дөрләр дә ул… пыскып бетмичә…

Берни дә юк җирдә гел өр-яңа,

Берни дә юк җирдә искечә.

 

Кемдер юлын гел турыдан ярыр,

Кемгә – уңга, кемгә – сулгадыр.

Беркем дә юк җирдә кабатланыр,

Беркем дә юк җирдә югалтыр.

 

Томаннардан алма исе килә…

Нәкъ игезем кебек Көзе дә…

«Китә калсаң, онытырмын!» – димә.

Мин дә вәгъдә бирмим үземә.

 

Ай көмешләп чиккән күк – зәп-зәңгәр.

Галәм гүли – анда мең тылсым.

Беркем дә юк җирдә безгә кадәр.

Беркем дә юк җирдә бездән соң.

 

* * *

Сагыну – сагыныр өченгә…

Ирендә – суп-сусыл кар тәме…

Ни йөртә, җаннарын актарып,

Җир буйлап тынгысыз бәндәне?!

 

Юлларын сүтеп, йә төенләп…

Күкерттәй кабызып… сүндереп…

Язмыштан югары күтәреп,

Ә аннан – сыныкка күндереп.

 

Мин белмим… Белмәвем хәерле!

Хәерле белмәвең синең дә!

– Меңәрләп йолдызлар кабынды, –

Диясең, – шәһәрем күгендә!

 

Йолдызлар – кабыныр өченгә…

Атылыр өченгә – сызылып…

Җанымда – суп-сусыл кар тәме…

Канымда – күм-күмер кызулык…

 

Бу Көзнең Кыш белән кисешкән

Дуамал мәледер – ышаныйк!

…Йөрәгем сиңарак күченә,

Үз тарту көченнән бушанып…

"Мәйдан" журналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев