Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Людмила Аланлы: «Сөю генә булса икән Җирдә»

Җырчы, үзешчән композитор Людмила Аланлының соңгы арада иҗат иткән шигырьләре

Туган җирдә иде илһам чишмәң
(Күренекле халык язучысы, авылдашым, остазым Гәрәй Рәхимгә багышлыйм)
Авыл урамнарын иңләп үтәм, —
Шагыйрь йөргән таныш эзләрдән;
Шул юллардан малай чагың үткән,
Синсез калган авыл үзгәргән.

Шагыйрь исеме балкып калыр гомергә —
Бу авылда, бу төбәктә, бу җирдә.
Һәр кешегә якын булдың, үз идең,
Шуңа күрә җырларың да гел телдә.

Авыл җаны кебек якты иҗат,
Ах, моңлы соң синең шигырьләрең!
Син тойгансың халкың күңеленнән
Нинди уйлар, хисләр түгелгәнен.

Җылы җанлы, моңлы шигырьләрең,
Туган җирдә иде илһам чишмәң.
Данлы нефть җире, нурлы Аланлыгың, —
Хәтер исән, димәк, 
Сез дә исән! 

Яратам авылымны 
Авылда һава бүтән шул,
Авылда һава башка.
Алыштырып буламени
Авылны шәһәр-ташка?!

Шулай диләр дә... китәләр
Зур калалар ягына.
Ә авыл моңаеп кала,
Балаларын сагына...

Киткәнне дә көтеп ала,
Һәрберсе аңа якын.
Кочак җәеп, табын корып
Каршылый "шәһәр халкы«н.

Тәмле сыен кызганмый ул,
Шифа-суын эчерә.
Авылда кояш та бүтән, —
Дәва була кешегә.

Яратам туган җиремне,
Мин аны ташлап китмәм!
Авылымда — җанга дәва,
Андый җирләр юк бүтән!

Гүзәл кызлар
Кояш көлә, яшьлек килә, 
Назлар ява җиһанга.
Кызлар шатлык җырын суза, 
Күпме өмет, нур анда. 

Кушымта:
Гүзәл кызлар,
Сылу кызлар!
Йөзегездә сихри наз бар;
Гүзәл кызлар,
Сылу кызлар!
Бу дөньяны ямьләр өчен
Туган серле йолдызлар!

Кояш көлә, кызлар көлә,
Күңелләре гөл генә.
Җылы хисләр булса җанда,
Тормыш ямьле күренә.

Кояш көлә, кызлар көлә,
Җиһанга нур сибелә.
Хатын-кызның күңеленнән
Сөю җыры түгелә...

Сөю генә булса икән Җирдә 
Сөю генә булса икән Җирдә,
Ятим җаннар тумас иде илдә,
Мәхәббәтнең наз-җимеше булып кына
Килер иде һәрбер сабый яңа көнгә.

Сөю генә булса икән Җирдә, 
Белмәс идек картлар йортларын да;
Олыгайган көндә бер кадерсез калып,
Янмас иде кеше газап утларында.

Сугыш ялкыннары телмәс иде
Йөрәкләрне салып сагышларга,
Өмет белән киләчәккә карап
Яшәр идек тыныч тормышларда.

... Олы хискә ачык микән җаннар, 
Күңел орлыклары буш түгелме?
Их!
Язгы ләйсән яңгырлары килеп,
Сөю хисе белән сугарсын да,
Иркәләсен иде һәр күңелне. 

И, «Чишмә»
(Лениногорск шәһәренең «Чишмә» иҗат берләшмәсенә багышлыйм)
И, «Чишмә»! Челтерә, җырла әле,
Күңелнең җилкенгән бер мәле.
Сокланыйк саф, көмеш суыңа,
Сөеник илаһи җырыңа.

"Чишмә«дән илһам ал, хисләр ал,
Көмештәй чиста, пакь булып кал.
Җаннарга иҗатың нур сипсен,
Илаһи сүз тәмен җиткерсен.

И, «Чишмә»! Киләчәк буыннар
Таң калып тыңласын җырларың,
Гасырлар яшәтсен моңнарың,
Дәвамлы, уң булсын юлларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев