Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Людмила Аланлы: «Карлар ява»

Карендәшебез шагыйрә Людмила Аланлының шигырьләрен тәкъдим итәбез.

«Карлар ява» 
Ап-ак карлар ява,
Ап-ак карлар,
Иңнәремә төшеп сарыла.
Табигатьнең кышкы матурлыгы
Ак юргандай җиргә ябыла...

Ап-ак карлар ява,
Ап-ак карлар,
Нинди рәхәт була ул чакта!
Үз яктысын өсти яңа карлар
Күңелләрдә янган учакка.

Ап-ак карлар ява,
Ап-ак карлар
Учларымда эреп югала,
Җир өстенә төшкән ябалак кар
Киләчәккә якты юл сала...

И, «Чишмә»!
И, «Чишмә»! Челтерә, җырла әле!
Күңелнең җилкенгән бер мәле...
Сокланыйк саф, көмеш суыңа,
Сөеник илаһи җырыңа.

«Чишмә»дән илһам ал, хисләр ал,
Көмештәй чиста, пакъ булып кал.
Җаннарга иҗатың нур сипсен,
Илаһи сүз тәмен җиткерсен.

И, «Чишмә»! Киләчәк буыннар
Таң калып тыңласын җырларың,
Гасырлар яшәтсен моңнарың,
Дәвамлы, уң булсын юлларың!

Бәхет күлләре
Бәхетнең күлләре тирәндер,
Серләрен кем генә беләдер?..
Бу җирдә һәркемнең
һәрвакыт
Бәхетле буласы киләдер...
Бәхетле офыклар еракта —
Сере дә яшерен йозакта;
Күңелләр талпына,
ашкына
Кояшлы, чәчәкле шул якка...
Бәхетнең күлләре тирәндер,
Кадерле ул шуңа күрәдер;
Ялтырап төшләргә керәдер,
Һәркемнең өлешкә тиядер...
Тирәндер Бәхетнең күлләре,
Серләрен чишәдер һәр кеше...
Гомернең һәр көне, мизгеле —
Бәхетнең нәкъ үзе,
нәкъ үзе!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев