Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Лариса Әхмәтшина: “Яшьлек үтеп бара, күңелемдә бураннар да, күрәм, басыла”

Лариса Михайловна Минзәлә районының Иске Мәлкән авылы кызы.

Ул бәләкәй чагыннан ук журналист булырга хыяллана, ләкин язмыш башкарак юлдан җибәрә аны. Ул гомеренең күп өлешен укытучылык хезмәтенә багышлый.

“Иҗат – минем гомерлек юлдашым. Һәрдаим газета-журналлада, җыентыкларда язган мәкаләләрем басылып килә. Язылган, ләкин дөнья күрмәгән шигырьләрем дә байтак”, – диде Лариса Михайловна.

***
Мин көзләрне, никтер, ныграк сөям –
Көзләр аңлый серле күңелне.
Яшьлегемдә шашкын бураннарны
Сөюче соң бу мин түгелме?!

Яшьлек үтеп бара, күңелемдә
Бураннар да, күрәм, басыла.
Хыялларым, теләк-омтылышлар
Сары булып көзгә ягыла.

Шул сарылык көзнең үз төсенә
Кушыла да... бергә үрелә.
Менә шуңа, ахры, көзләр төсе
Якын булып тоела күңелгә.

Каеннарны сары димә икән...

Каеннарны сары димә икән,
Сагыш икән аның исеме.
Ә сагышның исеме генә түгел.
Таныш инде хәтта җисеме.

Каеннарны сары димә икән,
Моң икән ул, тирән моң икән.
Моңлануның нәрсә икәнлеге
Таныш инде балачагымнан...

Каеннарны сары димә икән –
Күз яшьләре бит ул - сарылык.
Кайнар яшьләр сары төскә кертә,
Эчтән саркып чыгып, җыелып.

Каеннар ул сары төстә булмый,
Каеннарда сагыш-моң икән.
Каен сарылыгы... Гомерләрнең
Узып барулары шул микән?

Көзгә керүләрем шул микән?..

***
Кышкы юлдан атлыйм,
Йөземә кар бәрә.
Юлларымда уйлар...
Янда... хыял бара.

Тормыш юлы - озын,
Юллар урау була.
Безгә язганнардан
Әллә качып була?

Юлларымда - ак кар,
Уйларымда - ак зар.
Безгә язган карлар
Озакмы әле явар?

Юллар озын була,
Юлда ялгыз булсаң.
Озыная уйлар,
Хыялыңны кушсаң...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев