Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Купи дәдәйнең өлкәннәр турында мәзәкләре

Ял сәгатьләренә бераз юмор нотасы өстик.

***

Автобуста бер әби:
— Нигә бөтен кеше төшә, әллә соңгы тукталышка җиттекме? - дип сорый.
— Юк ла, — диләр аңа. — Автобуска билет тикшерүчеләр керде...

***

Әби белән бабай яшь чакларын искә төшереп утыралар. 
— Хәтерлисеңме, карчык, — ди бабай, — өйләнешкәч, без синең белән бер-беребезгә хыянәт иткән саен берәр борчак салып барырга сүз беркеткән идек? Менә минем җиде борчак җыелган.
— И-их, — дип куя әби һәм дүрт борчак чыгара.
— Нәрсә, шуның белән шулмый? 
— "Шулмы"! Ә кем сиңа сугышның башыннан ахырына кадәр борчак боткасы ашатты?!

***

Йоклар алдыннан әби бабайдан сорый:
— Син ишекнең аскы биген яптыңмы?
— Яптым.
— Ә инглиз йозагына?
— Бикләдем.
— Чылбырны эләктердеңме?
— Эләктердем.
— Өске бикне?
— Ой, онытканмын...
— Менә сиңа мә! Халык, кер дә ни теләсәң, шуны ал әйдә!

***

Ике әби урманда гөмбә җыеп йөри. 
— Кара аны, бу урманда агулы гөмбәләр күп. Сак бул, — ди берсе икенчесенә.
— Хафаланма, мин аларны үзем ашамыйм, базарга сатарга алып чыгам.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев